Татарстан Республикасында хезмәт базарында күрсәткечләр динамикасы чагыштырмача тотрыклы дип характерлана. Эшсезлек дәрәҗәсе республика буенча уртача 2,3% тәшкил итә (Россия буенча уртача – 4,2%). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Икътисад министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, агымдагы ел ахырына кадәр фаразлаулар буенча, ил буенча эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләрнең 6,7%ын тәшкил итәчәк.
Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук хәбәр иткәнчә, товар запаслары буенча республиканың азык-төлек базарындагы вәзгыять тотрыклы. «Сәүдә челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен җитәрлек», - диде ул.
Республикада килеп туган икътисадый шартларда кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү программалары мөмкинлекләрен куллану мөһим, диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. Бу эшсез гражданнарның һөнәри һәм квалификация составы буенча булган дисбалансын тулы булмаган эш көне белән һәм гади режимда эшләргә ярдәм итәчәк.
«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 2022 елда аерым категория гражданнарны, шул исәптән конкрет эш бирүче заказы буенча, гарантияле эшкә урнаштыру өчен укыту оештырыла.
Министр халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү һәм аны саклау чаралары турында сөйләде.
«Республика икътисады агымдагы шартларда федераль һәм республика дәрәҗәсендәге система барлыкка китерүче предприятиеләрнең өзлексез эшләвенә бәйле, - диде ул. - Без бу юнәлештә эшне дәвам итәргә тиеш. - Алар бүген 330, шул исәптән 59 федераль әһәмияткә ия, алар республика икътисадының яртысын формалаштыралар».
Ташламалы кредитлар турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итте: бер атна эчендә система барлыкка китерүче сәнәгать предприятиеләренә һәм АПК предприятиеләренә ташламалы кредитлар бирүгә бирелгән гаризалар буенча 3 млрд. сум бирелгән, 8,2 млрд.сумлык 4 гариза тапшырылган, шул исәптән транспорт комплексы системасын барлыкка китерүче оешмаларны ташламалы кредитлау программасы буенча 1 гариза.
«Башланган инвестицион проектларны тәмамлау һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру, санкция басымы шартларында инвестицион климатны яхшырту – тотрыклы икътисадый үсешнең мөһим факторы, - диде ул. - 2022 елның 1 кварталы йомгаклары буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 123,1 млрд. сум дәрәҗәсендә бәяләнә, үсеш 104,9%».
Министр Россия Федерациясе буенча 2023 елга һәм 2024, 2025 елларның планлы чорына фаразланган күрсәткечләрне китерде – төп капиталга инвестицияләр 19,4%ка кимиячәк.
Татарстан Республикасы эшкуарларының инвестпроектларын гамәлгә ашыру өчен чит ил продукциясен сатып алу мөмкинлеге бар.
Тармак министрлыкларына һәм муниципалитетларга РМҮ аша продукция сатып алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә кирәк, дип саный Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Кече һәм урта эшмәкәрлек турында сөйләгәндә, ул хәбәр иткәнчә, ел башына кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 103,4% ка арткан. Мондый уңай үсеш кече һәм урта эшкуарлык субъектларының финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларының киң комплексын максималь куллануына бәйле.
Республика эшкуарларын федераль чараларга җәлеп итү динамикасы уңай - республика буенча уртача үсеш темпы атна эчендә 102% тәшкил итте.
Атна эчендә 2,3 млрд. сумлык 93 гариза бирелгән, 1,7 млрд. сумлык 36 гариза хупланган.
Эшкуарларны республика чараларына җәлеп итү динамикасы буенча, атна эчендә уртача республика темпы 110% тәшкил итте. Атна эчендә 107,3 млн сумлык 45 гариза бирелгән.