Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты.
ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда 17 чит ил дәүләтеннән - ИХО әгъзаларыннан вәкилләр катнашты.
"Безнең өчен яшь дипломатлар белән элемтәләр бик мөһим. Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы белән берлектә үткәрелә торган чаралары яхшы традициягә әверелде. Без чит ил эшләре министры Сергей Викторович Лавровка безнең инициативаларны һәм проектларны хуплаулары өчен чын күңелдән рәхмәтлебез", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, 6 ел эчендә Яшь дипломатлар форумында 35 илдән 160 тан артык вәкил катнашты. Форум «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралары планын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Төркемнең чираттагы утырышы бүген Казан Ратушасында узачак.
"Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасының үзәк аппараты һәм аның махсус институтлары белән мөнәсәбәтләребезне югары бәялибез. 2022 елда Казан ислам дөньясының Яшьләр башкаласы булды. Бу безнең өчен Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә бәйле рәвештә аеруча мөһим", - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан мөселман илләре белән эшне төрле юнәлешләр буенча алып бара. Барыннан да элек, бу - сәүдә-икътисади хезмәттәшлек. Әмма товар әйләнешен үстерүдә мөмкинлекләр бар, дип саный Татарстан Республикасы Президенты, бу юнәлештә эшне активлаштырырга кирәк.
"Сезне тагын бер кат Казанда сәламлим. Бу форум безнең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Форум инде алтынчы тапкыр уза. Быел төп темалар - иминлек проблемасы, Россия - ИХО линиясе буенча яңа чакыруларга һәм янауларга каршы торуда хезмәттәшлекне үстерү перспективалары,шулай ук Татарстанның ИХО илләре белән халыкара хезмәттәшлекне үстерүдә роле.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Халыкара Изге Коръән уку бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде. Ир-атлар арасында Чечня вәкиле Муса Гайтиев (Россия), ә хатын-кызлар арасында Индонезиядән Юкха Нидха җиңүче булган. Бәйге Казанның ИХО Яшьләр башкаласы буларак беренче чарасы буларак үткәрелде.