Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн ислам эшләре буенча Югары Совет рәисе шәех Абдурахман бин Мөхәммәд бин Рәшид Әл Хәлифә җитәкчелегендәге Бәһрәйн делегациясе белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов кунакларга Казанга килүләре һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Ул ассызыклаганча, Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм үстерүгә өлеш кертергә омтыла. "Без Бәһрәйн белән хезмәттәшлек итү яклы", - диде ТР Президенты.
Хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләрнең берсе - ислам финанславы системасы. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бәһрәйн - Якын Көнчыгышның мөһим финанс үзәге. Татарстан, үз чиратында, ислам банкингы принципларын гамәлгә кертү буенча Россиянең пилот төбәге булып тора.
ТР Президенты шулай ук ассызыклаганча, республикада хәләл индустрияне үстерүгә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, кичә «KazanSummit-2022» кырларында «Russia Halal Expo» хәләл индустрия халыкара күргәзмәсе ачылды.
"Безнең республика ислам дөньясы илләре белән актив элемтәдә тора. „Россия – Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеме линиясе буенча зур эш алып барыла, аны мин Россия Президенты кушуы буенча җитәклим. Без сезгә төркемдә катнашуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтлебез. Бу көннәрдә безнең нәтиҗәле һәм эффектив эшебезгә ышанам", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.