Татарстан Президенты «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисади саммиты кысаларында узган Каспий клубының пленар сессиясендә катнашты.
Рамазан Абдулатипов һәм Александр Жилкин рәислегендәге Каспий клубы «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридоры кысаларында проектлар турында фикер алышу мәйданчыгы булып тора.
Рамазан Абдулатипов «Төньяк-Көньяк» транспорт коридорының зур потенциалын билгеләп үтте. "Барлык параметрлар буенча 7,2 мең км озынлыктагы әлеге маршрут үз өстенлеген күрсәтә. Транспорт коридоры альтернатив маршрутлар белән чагыштырганда йөкләрне транспортлау вакытын һәм чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. «Төньяк-Көньяк »ның «Зур Евразия» төбәге үсеше өчен перспектив киләчәге бар», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Россиядә транспорт инфраструктурасын камилләштерү өлешендә зур эш алып барыла. Аерым алганда, «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршруты кысаларында «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше проектын гамәлгә ашыру тулы көчендә бара.
ТР Президенты фикеренчә, «Төньяк-Көньяк» транспорт коридорына ихтыяҗ зур, бигрәк тә хәзерге шартларда. Бу Азия, гарәп һәм Африка илләре белән сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгыту өчен альтернатив юллар эзләү зарурлыгына бәйле.
«Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында безнең республикага Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин киләчәк. Без аңа бүгенге фикер алышуыбызга нәтиҗә ясарга тырышырбыз. Минемчә, бу проектта тарафдарлары арта бара», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.