Бүген Татарстан Республикасы Президенты, предприятиенең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ («ОАК» ГАҖ Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы территориясендә узды.
Утырышта Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, «ОАК» ГАҖ генераль директоры, «СоюзМаш Россия» ҖЧҖ вице-президенты Юрий Слюсарь, «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев һәм Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры Николай Савицких катнашты. Дәүләт оборона заказын үтәү, Казан авиация заводын техник яктан яңадан җиһазландыру һәм «Туполев» ГАҖ үсешенең агымдагы планнары төп темалар булды.
14 майда Казан авиазаводы оешуның 95 еллыгын билгеләп үтәчәк. Предприятиедә җитештерүне модернизацияләү буенча масштаблы программа тәмамланып килә.
«Туполев» ГАҖ Директорлар советы утырышы башланыр алдыннан анда катнашучылар предприятиене реконструкцияләү һәм техник яктан яңадан җиһазландыру барышы белән таныштылар. Алар җыю цехларында, агрегат һәм ахыргы җыю цехында, инженер үзәгендә, стенд-лаборатория комплексында булдылар. Моннан тыш, предприятие территориясендә төзелеш мәйданчыкларын һәм реконструкция объектларын карадылар.
«ОАК» ГАҖ генераль директоры Юрий Слюсарь сүзләренә караганда, Казан авиация заводы үсешнең яңа этабында тора.
«Казан авиазаводын модернизацияләү – ул Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган иң зур проект. Аңа яңа җиһазлар, яңа цехлар һәм җвйланмалар керә. Предприятиедә Ту-160 яңа самолетларын булдыру өчен уникаль технологияләр кулланыла. Бу елдан беренче серия самолетларын тапшыру башланачак, - диде Юрий Слюсарь Директорлар советы нәтиҗәләре буенча. - Бүген заводның гражданнар продукциясе буенча өстәмә йөкләнеше барлыкка килде – Ту-214 самолетларын җитештерүне арттыру. Бу машина гражданнар авиациясенә әйләнеп кайтырга һәм пассажирлар йөртә башларга тиеш».
Юрий Слюсарь сүзләренә караганда, Ту-214 җитештерүне арттыру аны техник яктан әзерләүне һәм яңа югары квалификацияле эшчеләрне җәлеп итүне таләп итәчәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән предприятиене кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
«Туполев» ГАҖ - Россия ВКС ракетоносецларын һәм Ту-214 базасында махсус билгеләнештәге самолетларны проектлау, җитештерү һәм сатудан соң тәэмин итү өлкәсендә әйдәп баручы Россия предприятиесе. Компания Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе составына керә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ Директорлар советын 2021 елның сентябрендә җитәкләде.