«Сома Энтерпрайз Лимитед» (Индия) белгечләре Татарстан Хөкүмәте башлыгына компаниянең төзелеш өлкәсендәге мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр

02.09.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясендәге вәкиллек компаниясенең генераль директоры Девашис Мисра әфәнде җитәкчелегендәге “Сома Энтерпрайз Лимитед» (Һиндстан) төзелеш компаниясен Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, Татарстан Республикасының тышкы икътисади эшчәнлек буенча Премьер-министр ярдәмчесе Искәндәр Мөфлихановлар катнашты.
“Сома Энтерпрайз Лимитед» белгечләре Татарстан Премьер-министры өчен үзләренең мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр, компания көчләре белән гамәлгә ашырылган проектлар – Һиндстандагы иң эре гидроэлектростанция, “Полаварам” каналы төзелешендә (сугару (иррагацион) эшләр) һ.б. ларда катнашулары турында сөйләделәр. Девашис Мисра әфәнде шулай ук дөнья базарында компания еллык әйләнешенең 300 миллионнан артык АКШ доллары тәшкил итүен хәбәр итте. Очрашу кысаларында яклар “Сома Энтерпрайз Лимитед” белгечләренең Татарстан Республикасы территориясендәге юл төзелешендә, тимер юллар, күперләр, эстакадлар төзүдә һәм шулай ук гидротехник һәм сугару җайланмалары төзелешен камилләштереп яңача ясауда потенциаль катнашуы турында фикер алыштылар.
Шуны искәртик: “Сома Энтерпрайз Лимитед” һинд компаниясе делегациясе Казанга 1 нче сентябрь көнне кич белән килеп төште. Визит 3 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте