Рөстәм Миңнеханов: Казан обводын төзү – якташларыбызның хезмәт батырлыгы үрнәге

11.05.2022

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Казан обводын һәм Сур оборона чиген төзүчеләр хөрмәтенә «Тылда батырлык» дип исемләнгән төбәкара патриотик марафон тәмамлануга багышланган кичә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чуаш Республикасы Башлыгы Олег Николаев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов җыелганнарны Җиңү бәйрәме белән котлады һәм «Тылда батырлык» марафонын оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Нигездә, без әлегә Казан обводы, оборона чиге турында бик аз сөйләштек. Хәер, бу берьюлы өч республика – Мари, Чуаш һәм Татарстан республикалары территориясендә башкарылган зур хезмәт батырлыгы. Алар – сугыш кырларында булган, тылда җиңүне якынайткан геройлар. Без моны белергә һәм истә тотарга тиеш», - диде ТР Президенты.

Ул Чуаш Республикасы белгечләре тарафыннан оборона чикләрен төзүчеләр истәлеген мәңгеләштерү буенча башкарылган зур эшләрне билгеләп үтте: китаплар, документлар җыентыклары һ.б. нәшер ителде. «Татарстан буенча гына да ныгытмалар төзелешенә 100 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Сугыш бара, бернинди техника да юк, нигездә, бу кул хезмәте була. Һәм безнең ата-бабаларыбыз бу авыр бурычны үтәгәннәр. Илебез өчен бик авыр булган көннәр турында һәрчак истә тотарга кирәк. Бүген безгә шулай ук Югары баш командующий тирәсендә берләшергә кирәк. Украинада махсус хәрби операция бара. Ата-бабаларыбыз үрнәгендә без бердәмлекне күрсәтергә тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Чуаш Республикасы башлыгы Олег Николаев, үз чиратында, оборона чикләрен төзүгә бәйле тарих битләре тиешенчә яктыртылмаган һәм аңланмаган, дип билгеләп үтте. «Бу, чыннан да, тылдагы зур батырлык. Бу, һичшиксез, безнең ата-бабаларыбыз кылган шундый ук батырлык һәм каһарманлык үрнәге», - диде ул.

1941 елның көзендә фронттагы куркыныч хәл тылда саклану эшләрен оештыруны таләп итә. Казан обводы һәм Сур оборона чиге төзелеше 1941 – 1942 елларда алып барыла. Бу эштә йөзләгән мең кеше катнашкан: колхозчылар, эшчеләр, студентлар. Инженерлык ныгытмалары системасы Татарстан, Мари һәм Чуаш автоном республикалары территориясендә узган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.