Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Олимпия резервының трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эше белән танышты.
Чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча әлеге спорт мәктәбе Лениногорскта 1975 елдан бирле эшли. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, эш дәверендә мәктәп 7000нән артык укучы чыгарган, 42 спорт мастеры, 100дән артык спорт мастерлыгына кандидат, 1000нән артык разрядчы әзерләгән. Олимпия резервы мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бөтенроссия һәм халыкара ярышларда призерлар һәм җиңүчеләр булганнар.
Олимпия уеннарында ил данын яклаганнар (1998 елда Нагано шәһәрендә – Николай Петрушин, 2014 елда Сочи шәһәрендә – Иван Панин, 2022 елда Данил Садриев, ул трамплиннан чаңгыда сикерү буенча команда турнирында көмеш призер булды).
Рөстәм Миңнехановка объектта башкарылган эшләр турында хәбәр иттеләр. Аерым алганда, җәйге ясалма капламны алыштыру, профнастилны, разгон эстакадаларында чаңгы юлларын алыштыру эшләре башкарылган. К-29 һәм К-48 трамплиннары арасында бугель күтәргеч куелган. Ремонт «Татнефть» ГАҖ акчасына башкарылган.
Хәзерге вакытта Лениногорскта Олимпия резервы спорт мәктәбенең матди-техник базасын яхшырту өчен К-29 һәм К-48 конструкцияләрен көчәйтү, югары технологияле заманча чаңгы юлы урнаштыру, трассаларның профильләренә төзәтмәләр кертү; мобиль күтәргечләр сатып алу; К-29 һәм К-48 трамплиннары эстакадасын яктырту һәм кичке вакытта сикерүләр әзерләү мөмкинлеге өчен К-48 һәм К-48 корылмаларын урнаштыру; комплекс территориясен киртәләү зарур.
Бу мәсьәләләр буенча Татарстан Президенты тарафыннан акча бүлеп бирү килештерелгән инде.