Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләренә «1941 – 1945 еллардагы хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме бирү турында Указ имзалды

07.05.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләренә «1941 – 1945 еллардагы хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме бирү турында Указ имзалды.

1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән, 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иткән сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренең массакүләм хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «1941 – 1945 еллардагы хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән мактаулы исем түбәндәгеләргә бирелә:

Горбунов ис. Казан авиация заводы – «Туполев» ҖАҖ филиалына,

«Казан вертолетлар заводы» АҖгә,

«Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» АҖгә,

«Казан оптика-механика заводы" АҖгә,

«Казан дәүләт казна дары заводы» федераль казна предприятиесенә,

«Химия продуктлары дәүләт фәнни-тикшеренү институты» федераль казна предприятиесенә,

«Серго ис. завод» АҖ җитештерү берләшмәсенә,

«Мелита» җаваплылыгы чикләнгән татар мех сәүдә-сәнәгать җәмгыятенә,

«А.М. Горький ис. Зеленодольск заводы» ҖЧҖгә,

«Тасма» фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖгә,

«Казан төгәл машина төзелеше заводы» фәнни-җитештерү берләшмәсе» федераль казна предприятиесенә,

«Казан электротехника заводы» АҖгә,

«Казан» электроприборлар заводы» ААҖгә

«Вакууммаш» АҖгә.

Татарстан Республикасы Президенты Указы № ПУ-321 2022 елның 7 маенда имзаланды.

Белешмә өчен:

Исегезгә төшерәбез, элек Татарстан Республикасында «1941-1945 еллардагы хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән республика исеме гамәлгә куелган иде.

Әлеге исем Бөек Ватан сугышы елларында хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иткән предприятиеләргә бирелә.

Татарстан Республикасы Президентының «1941-1945 еллардагы хезмәт батырлыгы предприятиесе» исемен гамәлгә кую турында» № ПУ-266 Указы 2022 елның 12 апрелендә имзаланган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.