“Төркемнәр агрокөче” ЯАҖ һәм “ПиТиСи плюс” (Голландия) гамәли һөнәри хәзерлек үзәге арасында үзара килешү турындагы Меморандумга кул куелды

01.09.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның иң эре агрохолдингы - “Төркемнәр агрокөче” ЯАҖ - һәм “ПиТиСи плюс” (PTC+, Голландия). агросәнәгать комплексы өлкәсендәге гамәли һөнәри хәзерлек үзәге үзара килешү турындагы Меморандумга кул куйдылар.
“Төркемнәр агрокөче” ЯАҖ ягыннан документка генераль директор Дамир Гыймаев, “ПиТиСи плюс” ягыннан компаниянең башкарма директоры Альберт Бош кул куйды.
Меморандумга кул кую тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Голландиянең авыл хуҗалыгы, табигать һәм азык-төлек сыйфаты министры Герда Вербург ханым катнашты.
Шуны искәртик: Вербург ханым җитәкчелегендәге Нидерландлар Корольлегенең вәкилләр делегациясе Татарстан Республикасына 30 нчы августта килеп җитте. Визит барышында делегация әгъзалары “Төркемнәр агрокөче” холдингына керә торган “Кама Беконы” һәм “Чаллы Бройлер” (Яр Чаллы) компанияләре эшчәнлеге белән таныштылар һәм шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә бардылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов очрашу башында хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Нидерландлар Корольлеге иң эре тышкы сәүдә партнерларының берсе булып тора. 2008 елның беренче яртыеллыгында гына да Голландия һәм Татарстан арасындагы тышкы сәүдә суммасы 900 млн. АКШ доллары тәшкил итте.
Татарстан Голландия продукциясен Агросәнәгать комлексы өлкәсендә (чәчәк үстерү, кошчылык, терлекчелек, үсемлекчелек) кулланучы булса, Нидерландлар бездән нефть химиясе һәм нефть эшкәртү продукцияләрен алып чыгалар.
“Без күп еллар авыл хуҗалыгында сезнең илнең уңышлы тәҗрибәсен кулланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген кул куелган документ безгә шулай ук белгечләребезне сездә булган агросәнәгать комлексы өлкәсендәге методика һәм технологияләргә өйрәтүне җайга салырга мөмкинлек бирә. Ә ул тулаем республика икътисадына җитди тәэсир ясаячак”.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Голландия һәм Татарстанның кайбер башка перспективалы проектлары да барлыгын билгеләп үтте. Аның сүзәренә караганда, медицина, архитектура һәм дизайн тармагындагы, шулай ук нефть чыгару өлкәсендәге (Shell компаниясе белән төзелгән проект) уртак проектларны гамәлгә ашыру күздә тотыла.
“Безнең Голландия белән булган уртак проектларыбыз елдан-ел арта гына барыр дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Нидерландлар Корольлеге үзен ышанычлы һәм тәҗрибәле партнер буларак танытты.
Голландиянең авыл хуҗалыгы, табигать һәм азык-төлек сыйфаты министры Герда Вербург ханым үзенең җавап сүзендә Татарстан белән хезмәттәшлекнең инде күп еллар дәвам итүен һәм шуңа күрә дә Россиягә килүен нәкъ менә безнең республикадан башлавын билгеләп үтте. Ул шулай ук Татарстан белән чәчәк үстерү, кошчылык, терлекчелек, үсемлекчелек өлкәсендәге уңышлы партнерлыкны билгеләп үтте. “Безнең партнерлар белән ачыктан-ачык аралашуыбыз алга таба хезмәттәшлектәге яхшы инвестицияләр булып тора”, - диде Вербург ханым.
“Төркемнәр агрокөче” ЯАҖ һәм “ПиТиСи плюс” агросәнәгать комплексы өлкәсендәге гамәли һөнәри хәзерлек үзәге арасындагы үзара килешү турындагы Меморандум заманча технологияләр кулланыла торган авыл хуҗалыгы өчен һөнәри кадрлар әзерләү, яшьләрне җәлеп итү һәм аларны икътисадның шушы секторында тотып калу мөмкинлеге тудырачак”, - дип саный Герда Вербург. “Белем бирү, тикшеренүләр һәм мәгариф авыл хуҗалыгы өлкәсе киләчәгенә бер адым ясарга мөмкинлек бирә”, - дип белдерде Голландиянең авыл хуҗалыгы, табигать һәм азык-төлек сыйфаты министры.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте