Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза гаетенә багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Тантаналы вәгазьне һәм намазны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин үткәрде.
Татарстан мөфтие искә төшергәнчә, 2022 ел – мөселман өммәте өчен үзенчәлекле ел. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан чаралар дәүләт дәрәҗәсендә узачак. Камил Сәмигуллин сүзләренә караганда, юбилей датасын бәйрәм итү Россия мөселманнарын берләштерүгә юнәлдерелгән.
Бәйрәм намазы Казанның Залесный бистәсендәге Әхмәдзәки исемендәге яңа мәчеттә узды. Мәчеткә 20 ел дәвамында Мәрҗани мәчете имамы булып эшләгән танылган дин эшлеклесе Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин хөрмәтенә исем куелган. Әхмәдзәки мәчетенең намаз заллары 500 дин тотучыга исәпләнгән. Шулай ук мәчет каршында дини-мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен бина да бар.