Республиканың азык-төлек базарында товар запаслары буенча хәл тотрыклы кала бирә. Контроль дәвам итә. Сәүдә челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген импортны алмаштыру мәсьәләсе элеккечә предприятиеләр өчен аеруча актуаль булып кала бирә, дип билгеләп үтте министр. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Хөкүмәте карары кысаларында, хокук ияләренең ризалыгыннан башка, илгә керергә рөхсәт ителгән оригиналь чит ил товарлары исемлеге эшләгән, бу параллель импорт дип атала. Республиканың тармак министрлыкларына, предприятиеләр белән берлектә, әлеге исемлекне өйрәнергә һәм, кирәк булганда, өстәмә тәкъдимнәрне тармак федераль министрлыкларына җибәрергә кирәк», - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Ул искәрткәнчә, республика оешмаларына республика маркетинг үзәге аша чит ил товарларын алмаштыру мөмкинлеген максималь рәвештә кулланырга кирәк. Бер атна эчендә муниципалитетлар тарафыннан элек сатып алынган чит ил продукциясенең 1 меңнән артык яңа позициясе ачыкланган һәм РМҮнә тапшырылган.
Алмаштыру буенча тәкъдимнәрнең каталогын тутыруга килгәндә, бер атна эчендә муниципалитетлар тарафыннан өстәмә рәвештә эшкуарлар җитештерә торган продукциянең 673 позициясе ачыкланган һәм РМҮнә тапшырылган.
Хәзерге вакытта Россия икътисадының система барлыкка китерүче оешмалары исемлегенә республиканың 59 оешмасы керә. Тагын 32 предприятие федераль хакимият органнарында карала. Министр хәбәр иткәнчә, ташламалы кредитлар буенча бер атна эчендә 4 млрд. сумлык 3 гариза хупланган. Бер атна эчендә 1,5 млрд. сум бирелгән.
Бу атнада ил Хөкүмәте тарафыннан транспорт комплексы, мәгълүмати технологияләр, төзелеш һәм ТКХ системасын барлыкка китерүче оешмаларны ташламалы кредитлау буенча яңа программалар эшли башлаган. Шулай ук АСКның системалы оешмалары өчен ташламалы кредит бирү программасы шартлары киңәйтелде. Алар өчен заемның максималь күләме хәзер 5 млрд. сумнан 7 млрд. сумга кадәр арттырылган.
Узган атнада кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча федераль чаралар кысаларында 3,8 млрд. сумлык 343 гариза бирелгән. 1,8 млрд. сумлык 239 гариза хупланган. Республика программалары буенча атна эчендә 70,5 млн сумлык 50 гариза бирелгән. 29,2 млн сумлык 35 гариза хупланган.
Министр элек кайбер предприятиеләрнең кулланыла торган чималны, материалларны һәм комплектлаштыргычларны, шулай ук кулланучылар өчен әзер продукцияне үз вакытында китерү куркынычын билгеләп үтүен әйтте. Күпчелек очракта бу куркынычлар РТЮ аша йөк ташуга бәйле. Бу атнада Куйбышев һәм Горький тимер юлы җитәкчелеге белән очрашулар уздырылган. Россия тимер юллары өстәмә локомотивларны эшкә җигәргә һәм станцияләрдә үз вакытында йөкләү өчен хезмәткәрләр штатын арттырырга карар кылган.