Федераль дәрәҗәдә эшләнелгән бизнеска ярдәм итүнең яңа чаралары предприятиеләрнең тотрыклы эшенә ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, узган атнада ил җитәкчелеге тарафыннан кризиска каршы мөһим чаралар күрелгән. Аерым алганда, Владимир Путин ташламалы ипотека ставкасының 9%ка кадәр кимүе, ташламалы ипотека программасын ел ахырына кадәр озайту турында игълан итте. «Минемчә, бу бик яхшы, мөһим вакыйга»,- дип ассызыклады ТР Президенты.
Шулай ук предприятиеләрнең әйләнештәге акчаларын тулыландыру өчен яңа ярдәм чаралары да әйтелде. Система барлыкка китерми торган, әмма кече һәм урта эшкуарлык критерийларын узып киткән предприятиеләр өчен РФ ВЭБ. тарафыннан кредитларга гарантия ярдәме программасы киңәйтеләчәк. «Без бу теманы берничә тапкыр күтәрдек. Хәрәкәт бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Эчке базарга эшләүче хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләре һәм җитештерүче компанияләр өчен иминият взносларын түләү буенча 1 елга кичектереп тору каралган. Бу исемлек Хөкүмәт тарафыннан билгеләнәчәк. Эш белән тәэмин итүне һәм хезмәт өчен түләү фондын саклап калу шартларында өстәмә преференцияләр эшләнә.
«Бу бик яхшы ярдәм. Тармак министрлыкларына, муниципаль берәмлекләр башлыкларына бу мөмкинлекләрнең барысын да гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Коронавируска килгәндә, соңгы атнада республикада авыручылар саны тагын 7,2%ка кимегән. Әмма тынычланырга ярамый, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул көн саен Татарстанда Covid-19 белән авырып китүнең 200 яңа очрагы ачыклана, дип игътибар итте. Төбәктә ковидка каршы чаралар саклана. ТР Президенты хезмәт коллективларында, белем бирү учреждениеләрендә һәм транспортта эпидемиягә каршы таләпләрне катгый үтәүне тәэмин итәргә чакырды.
Шулай ук Татарстан Президенты май бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кушты. «Без хезмәт хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез, икътисадыбызның нигезе булган хезмәт батырлыгына нигез салынган буыннарны искә алабыз. Татарстанлыларның хезмәте иң югары дәрәҗәдә билгеләп үтелде. Казан Мактаулы хезмәт батырлыгы исемен йөртә. Барлык республика халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Дүшәмбе, 2 май көнне, бөтен мөселман дөньясы Рамазан ае тәмамлануны бәйрәм итәчәк. Республика мәчетләрендә бәйрәм гыйбадәтләре узачак. Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларының игътибарын дини объектларның, шул исәптән санитар-эпидемиологик чикләүләрне исәпкә алып, куркынычсызлык чараларын тәэмин итү кирәклегенә юнәлтте.