Рөстәм Миңнеханов Сбербанкның “Кеше капиталына инвестицияләр” темасына эшлекле иртәнге ашында катнашты

21.06.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия Сбербанкы тарафыннан оештырылган эшлекле иртәнге ашта Татарстан Республикасында мәктәпкәчә һәм мәктәп белем бирүе системасын үстерү, мәгълүмат технологияләрен мәгариф системасына кертү турында сөйләде (Санкт-Петербург, “Астория” отеле).

Сбербанкның эшлекле иртәнге ашлары – гадәттә эре инвестицион-икътисадый форумнарда, шул исәптән Петербург халыкара икътисадый форумында (2013 елның 20-21 июне) уздырыла торган чара. Быел ул “Кеше капиталына инвестицияләр” темасына багышланган. Дискуссия модераторы Сбербанк президенты, идарә рәисе Герман Греф булды.

Эшлекле иртәнге аш барышында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республикада мәгариф системасын модернизацияләү өчен бик күп эшләр башкарыла, диде. Тулаем алганда проблема комплекслы рәвештә хәл ителергә тиеш дип саный ул.

Өч яше тулган балаларны җәмгыятькә кертеп җибәрү һәм аларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү өчен республикада өстәмә рәвештә 13 меңләп урын гамәлгә кертелде. Бу бик зур чыгымнар таләп итте, 2011 елда без алдыбызга шундый бурыч куйган идек, диде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, мәктәпкәчә мәгариф системасына 18 объект кире кайтарылды (элек алар юнәлешләрен үзгәрткән булганнар). Беренче мәртәбә 2011 елда өч яше тулып узган балаларның барысы да балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителде.

Рөстәм Миңнеханов хосусый-дәүләт партнерлыгына аерым игътибар бирде. Ул хәбәр иткәнчә, хосусый-дәүләт партнерлыгы кысаларында республикада бүген 28 дәүләтнеке булмаган учреждение эшләп килә, ел азагына аларның саны 35кә җитәчәк.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген дәүләт балалар бакчалары да, хосусый балалар бакчалары да йортларның, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча төзелгән күп фатирлы йортларның беренче катларында ачыла.

Гомуми белем мәктәпләренә килгәндә исә, Татарстан Республикасында алар бар да компьютер класслары белән җиһазландырылган, оптоволоконо линиясе буенча интернет челтәренә тоташтырылган. Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүген барлык укытучыларның ноутбуклары булуны һәм аларның интернет челтәреннән актив файдалануларын билгеләп үтте. Моннан тыш, республикада “Электрон мәгариф” кысаларында барлык база мәктәпләр электрон көндәлекләр, электрон дәреслекләр кулланалар. Санлы мәгариф ресурсларыннан файдалану “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” мәгълүмат системасы аша мөмкин.

Сбербанкның эшлекле иртәнге ашында шулай ук федераль министрлыклар һәм ведомстволар, югары уку йортлары вәкилләре, Россия Федерациясе субъектлары губернаторлары катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина