Рөстәм Миңнеханов Мьянмада: Безнең визитыбызның максаты – икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтү

28.04.2022

Мьянмага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мьянма һәм Татарстан эшлекле даирәләре вәкилләре белән түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

Очрашуны ачып, ТР Президенты мондый форматтагы эшнең мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки ул предприятиеләргә бизнес һәм хакимият органнары вәкилләре белән элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирә. "Безнең визитның максаты – икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтү. Без яңа элемтәләр урнаштырырга телибез. Безнең делегация составында – сезнең ил белән эшләү белән кызыксынучы Татарстан бизнес вәкилләре. Визит барышында эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачарлар, уртак проектлар турында килешерләр дип ышанабыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга.

Президент билгеләп үткәнчә, Татарстанның тәкъдим итәргә нәрсәләре бар, чөнки республика автомобиль, авиа-, суднолар төзелеше өлкәсендә җитди сәнәгатькә ия. «Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия төбәге базарларында безнең югары технологияле продукциябез яхшы мәгълүм", – дип ассызыклады ул.

Татарстан белән Мьянма арасында товар әйләнеше динамик рәвештә үсә. Әле 2016 елда ук үзара сәүдә күләме нибары $ 1,6 мең тәшкил иткән булса, соңгы өч ел нәтиҗәләре буенча вәзгыять сизелерлек үзгәрде: 2019 елда – 221 мең, 2020 елда – 237 мең ,2021 елда – 379 мең.

Түгәрәк өстәл утырышында аерым «КАМАЗ» ГАҖ һәм «Эйдос-медицина» ҖЧҖ мөмкинлекләрен тәкъдир итү булды. Ахырда ТР Президенты барында Мьянма Дөге федерациясе һәм «РАЦИН» АҖ арасында хезмәттәшлек турында документ имзаланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.