Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов белән очрашты

20.06.2013

Архангельск өлкәсен Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы җитештергән суднолар белән тәэмин итү турында мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов фикер алыштылар.

Ике федерация субъектлары башлыклары очрашуы Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды ("Ленэкспо" комплексы, Санкт-Петербург).

Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе губернаторы 2012 елның декабрь аенда Татарстанда эш визиты белән булганын искә төшерде, аңа шул вакытта республиканың инновацион һәм сәнәгать потенциалы тәкъдир ителгән иде.

Сез Горький исемендәге Яшел Үзән заводы чыгарган продукция белән якыннан таныш, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, суднолар базарда конкуренциягә сәләтле, барлык халыкара шартларга җавап бирәләр.

Архангельск өлкәсе өчен башкарылган эш турында – ике судно җитештерү турында – Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы генераль директоры Ренат Мистахов җентекләп сөйләп бирде.  Ул, аерым алганда, ике корабны төзү дә ахырына якынлаша, октябрьдә аларны суга төшерәчәкләр һәм аларның суда йөрү мөмкинлекләрен тикшерәчәкләр. Июнь ахырында - 2014 ел июле башында без судноларны Архангельск өлкәсенә тапшырырга әзер булабыз, дип белдерде Ренат Мистахов. Ул Архангельск өлкәсе губернаторын судноны суга төшерү тантанасына чакырды. Шулай ук очрашуда Архангельск өлкәсе юлларында "КАМАЗ" зур йөк машиналарын эксплуатацияләү, аларны урман әзерләүдә куллану мәсьәләләре турында да сүз барды.   Очрашуда «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.