Рөстәм Миңнеханов «ИНТЕР РАО ЕЭС» ААҖ җитәкчелеге белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште

20.06.2013

«ИНТЕР РАО ЕЭС» ААҖның яңа көчләр төзү проектында катнашу мөмкинлеге, энергетика өлкәсендә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек преспективалары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм идарә әгъзасы - «ИНТЕР РАО ЕЭС» ААҖның стратегияләр һәм инвестицияләр блогы буенча җитәкче Илнар Мирсияпов сөйләштеләр.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасының Казан һәм Кама сәнәгать үзәге кебек территорияләрдә энергия көче дефициты бар. Ул Кама сәнәгать үзәгендә республика 500 мегаваттка хәтле көчле электростанцияләр төзү мөмкинлеген карый, шул исәптән "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә дә. 

Татарстан Президенты кыскача "Алабуга" МИЗ үсеше турында сөйләде, резидент компанияләр тарафыннан энергия көчендә үсеп баручы ихтыяҗ турында.  Биредә "ТАНЕКО" ААҖ комплексы урнашкан, аңа да яңа энергетика объекты  ачылу кызыклы, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 

Без үз ягыбыздан яңа көчләр төзү проектын гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәкбез, дип хәбәр итте очрашу барышында Татарстан Президенты. 



ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.