Рөстәм Миңнеханов MasterCard компаниясе вәкилләре белән очрашты

20.06.2013

БДБда, Көнчыгыш һәм Көньяк-көнчыгыш Европада MasterCard компаниясе президенты Белла Ставчански белән бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында "Ленэкспо" мәйданчыгында узды.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге көнгә MasterCard белән берничә проект ахыргы өлешенә якынлашты, һәм Татарстан киләчәк уңышлы хезмәттәшлек белән дә кызыксына. Аерым алганда, гамәлгә ашырылган проектлар арасында - MasterCard PayPass технологиясе.

Искә төшерик, MasterCard «Ак БарсБанк» белән берлектә PayPass контактсыз түләү системасы продуктын чыгардылар. PayPass технологияле карталарны Казанда 2013 елгы Универсиадада катнашучылар һәм кунаклар кулланачак.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасында катнашучыларның аккредитация бейджларына кертелгән түләү системасы Универсиадалар тарихында беренче мәртәбә кулланылачак.

MasterCard вәкилләре сүзләренчә, «Ак БарсБанк» ААҖ заманча технологияләр кулланучы иң инновацион банкларның берсенә әйләнде.

Татарстан Президентына NFC–технологияле яңа MasterCard эшләнмәсен тәкъдир иттеләр - эчендә банк приложениесе булган sim-карта кертелгән кул сәгате, бу шулай ук PayPass технологиясен кулланып түләргә дә мөмкинлек бирә.  Проект кәрәзле телефоннар операторлары белән берлектә эшләнгән.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, икътисадый мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, тышкы икътисадый эшләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, "Ак Брс Банк" ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев катнаштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.