“Биектау” автодромында 29-31 нче августта ралли-кросс буенча ярышлар үтәчәк

29.08.2008

Бүген Казанга якын “Биектау” автодромында ралли-кросс буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогына, Д1 һәм Д1А га Россия Чемпионатының V этабы, Д2-2500гә Россия Кубогының III этабы халыкара ярышлары башлана.
Ярышлар 31 нче августка кадәр барачак.
Д1А дивизионына Тольяттидан, Воронеждан, Курскидан, Пензадан, Казаннан, Нарофоминскидан, Түбән Камадан, шулай ук Татарстанның Яшел Үзән районыннан якынча 30 спортчы кергән.
Д1 дивизионына Стокгольмнан (Швеция), Новосибирскидан, Нарофоминскидан, Түбән Ломоводан һәм Казаннан 10 катнашучы кергән.
Ярышларда халыкара класслы спорт мастеры, автокросс буенча ике тапкыр Россия һәм Татарстан чемпионы Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.
Татарстан Республикасы автомотоспорты федерациясенең мәгълүмат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, ярышларга шулай ук 13 тапкыр Европа чемпионы булган швед автоузышчысы Кеннет Хансен да кертелгән.
Һәрбер дивизионда призлы фонд кысаларында беренче урын өчен бүләкләү 100 мең сум тәшкил итә, икенче урынга – 50 мең сум, өченче урын өчен – 30 мең сум.
Шуны искәртик: элек иң популяр спорт дисциплинасы булып автокросс торды.
Ралли-кроссның трасса премьерасы узган елда (2007 елның 25-26 нчы августлары) “Биектау” автодромында бу яңа дисциплина буенча Россия Чемпионаты, “Татарстан Республикасы Президенты Кубогы” уздырылганда булды.
Ралли-кросс трассасына Халыкара автомобиль федерациясенең юлсыз җирдәге ярышлар комиссиясе президенты Энди Лазур (Бельгия) һәм Халыкара автомобиль федерациясенең юлсыз җирдәге ярышлар комиссиясе әгъзасы Клаус Штих бәя бирделәр.
2009 елда ук бу трассада Европа Чемпионаты этапларының берсе узачак.
Ярышларны оештыру комитеты карары буенча, хәйрия лотереясе (Гаилә елы кысаларында) үткәреләчәк. Автодромга килгән 16 яшькә кадәр булган балаларга оттырышсыз лотерея билетлары таратылачак. Призлар буларак 1 млн. сумлык спорт инвентаре предметлары (роликлы тимераяклар. спорт экипировкасы, клюшкалар, туплар, шайбалар һ.б.) уйнатылачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте