Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык икенче утырышы 28 июньдә узачак

20.06.2013


Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык икенче утырышы 28 июньдә узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.

ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, сессиянең көн тәртибенә 21 мәсьәлә кертелә. Алар арасында Татарстан Республикасының 11 закон проекты, 9 федераль закон проекты, закон чыгару инициативасы һәм РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарының мөрәҗәгатьләре бар.

Беренче укылышка “Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында” ТР Законының 6.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасы дәүләт хакмияте органнарының ТР Муниципаль берәмлекләр советы белән үзара элемтәсе турында” , “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” һ.б. закон проектлары чыгарыла.

Икенче укылышка “Мәгариф турында” закон проекты чыгарыла. Әлеге закон проектына карата 58 тәкъдим кергән. Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты аның 10сын икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән. Спикер сүзләренчә, әлеге закон проекты белән бәйле эштә бәхәсләр тынып тормый. Аңа карата 58 тәкъдим керү бу мәсьәләгә карата битарафлар булмавын күрсәтә. Билгеле булганча, парламентта тәкдим ителмәгән кайбер партияләр дә үз тәкъдимнәрен җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, әлеге закон проектын тиз арада кабул итеп, республиканың педагогик җәмәгатьчелеген законны тормышка ашыруга әзерләргә кирәк. Спикер хәбәр иткәнчә, бик күп мәсьәләләрнең чишелеше (шул исәптән, татар һәм рус телләрен тигез күләмдә укыту) буенча карарлар табылган. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләгә каршылар саны кими бара, әмма шулай да аңлату эшләрен дәвам итәргә кирәк. “Без сайлап алган юл һәм тактика – дөрес, алга таба да аңа тугры калырга кирәк”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Президиум утырышында шулай ук соңгы вакытта булган мөһим иҗтимагый, сәяси вакыйгалар белән дә таныштырып үтте. Аерым алганда, ул Универсиадага әзерлек белән бәйле өйрәнүләр, анда депутатларның катнашу мәсьәләсенә тукталды. Татарстан депутатлары дәрәҗәле кунакларны озатып йөриячәк. Шунлыктан барлык маршрутларны алдан йөреп, өйрәнеп чыгу зарур.

Спикер шулай ук алга таба да Сабантуйлар уздыру сәясәтенең дәвам итәчәген, якын арада Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта Сабайтуйлар узачагын хәбәр итте.

Депутатларның игътибары Татарстанда төзелә торган Балалар хосписы проблемаларына да юнәлдерелде. Аның төзелеше өчен 52 млн. сум акча кирәк. Хәзерге вакытта 42 млн. сум акча җыелган. “Бу эштән читтә калырга ярамый. Ул балалар хәленә төшүдән Аллаһы Тәгалә сакласын”, - дип, спикер хосписны төзеп бетерүдә депутатларга һәм ТР Дәүләт Советы аппаратына мөрәҗәгать белән чыгу зарурлыгын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин кичә Мәскәүдә РФ Федераль Җыены карамагындагы РФ Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Аның сүзләренчә, федераль күләмдә законнарның нәтиҗәлелеген карап чыгу һәм тикшереп чыгу көтелә. Бу эштә Татарстан вәкилләре дә катнашачак. Законнар гел үзгәреп торганда, гражданнарның законнарны үтәп яшәвенә ирешү авыррак, дип саный ул.

Законнар үтәлешен республика яссылыгына күчереп, ул парламент комитетлары утырышларында теге яки бу законның үтәлешен тикшерү буенча контроль мәсьәләләрне карау, закон проектларын икенче укылышка әзерләгәндә Хөкүмәтнең аларны тормышка ашыруда ярдәм итә торган норматив хокук актларны да әзерләргә тиешлеген билгеләп үтте. Бу нормаларның алга таба ТР Дәүләт Советы Регламентында урын алуы көтелә.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы