Төрекмәнстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Ашхабадка «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов та килде.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Төрекмәнстан арасында товар әйләнеше кимүе күзәтелә. Ул 77,5 млн доллар тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 27%ка кимрәк. Шуның белән бергә, делегацияләрнең үзара визитлары нәтиҗәләре белән берничә контрактны гамәлгә ашырырга мөмкин булган. Бу - «КАМАЗ» автомобильләре белән тәэмин итү: соңгы өч елда 2 меңгә якын берәмлек. Төрекмәнстанның дүрт административ округында укыту-сервис үзәге бүлекләре төзелеше алып барыла. Май һәм июнь айларында аларның икесен ачу планлаштырыла.
«Татнефть» линиясе буенча, узган ел ахырында визит нәтиҗәләре буенча, Төркмәнстан Президенты тарафыннан югары бәяләнде һәм контрактлар озайтылды. Готурдепе ятмасында нефть чыгаруны арттыру бурычы куелган. 2021 ел дәвамында Төрекмәнстан базарына «Татнефть» төркеме предприятиеләре һәм Россиянең башка җитештерүчеләренең 56 млн. манат (1,35 млрд. сум) артык чимал булмаган продукциясе китерелгән.
Нефть промыселы җиһазларын ремонтлау буенча җитештерүне оештыру өлешендә импортны алыштыру проектлары хезмәттәшлек үсешенең перспектив юнәлешләре булып тора.
Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Россия һәм Төрекмәнстан дипломатик мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан – Төркмәнстан хезмәттәшлеге мәсьәләләренә шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде.
«Без Төрекмәнстан җитәкчелегенә сезнең илдә яшәүче татарларга ярдәм итүләре һәм аларның милли-мәдәни ихтыяҗларына игътибарлы булганнары өчен рәхмәтлебез. Татарстанда шулай ук төркмән милли-мәдәни мохтариятенә дә зур игътибар бирелә, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу ахырында ул Гурбангулы Бердымөхәммәдовны Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан уздырылган чараларда катнашырга чакырды.