Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә көнендә: Җирле хакимият органнарында эш кешеләр проблемаларына игътибарлы булуны таләп итә

23.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган чарада катнашты.

Тантаналы чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.

Холлда махсуслаштырылган күргәзмә оештырылган иде.

Татарстан Президенты, чарада катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, республиканың барлык муниципаль җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре – Җирле үзидарә көне белән котлады. «Җирле хакимият, гражданнарның көндәлек тормышы мәсьәләләрен хәл итү өчен җавап биреп, һәрвакыт идарә системасында зур роль уйнады. Арттырмыйча әйтәм, күп кенә дәүләт бурычлары, ахыр чиктә, сезнең хезмәтегез белән тормышка ашырыла», - диде ул.

Муниципаль берәмлекләр һәм дәүләт хакимияте органнарының бердәм эшләве нәтиҗәсендә соңгы елларда без территорияләрнең актуаль мәсьәләләрен уңышлы хәл итә алдык, гражданнарның тормыш сыйфатын сизелерлек арттыра алдык, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Бүгенге шартларда ил белән нәтиҗәле идарә итү бурычлары аеруча вертикаль корылган, бөтен дәрәҗәдәге ачык хакимиятнең бердәм системасын таләп итә. Дәүләт Думасы тарафыннан карала торган җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында федераль закон проекты кысаларында тәкъдим ителә торган муниципаль хакимиятнең яңа моделе нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән.

«Алда торган реформа кысаларында без хакимият органнарының якын - тирәдә саклануын тәэмин итәчәкбез, бүгенге авыл җирлеге вәкилләренә муниципаль округларның яңа территориаль органнарында ихтыяҗ булачак», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Ул ассызыклаганча, хәзерге катлаулы шартларда барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының мөһим бурычы-территорияләрнең тотрыклы тормышын һәм гражданнарыбызның лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү.

«Бу максатларда Президент Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендәге Россия җитәкчелеге тарафыннан икътисадның база тармакларына, система барлыкка китерүче предприятиеләргә, кече һәм урта бизнес субъектларына, шулай ук турыдан-туры гражданнарга ярдәм итү буенча моңарчы күрелмәгән карарлар кабул ителде. Элек расланган барлык илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Ышанам ки, иң катлаулы мәсьәләләрне бергәләп хәл итү мөмкинлегебез бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искә төшергәнчә, агымдагы елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел, Россия халыкларының мәдәни мирасы елы һәм Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кебек чаралар узачак.

«Җирле хакимият органнарында эш җиңелләрдән түгел. Ул кешеләр проблемаларына игътибарлы мөнәсәбәт, Ватанга һәм кече ватанына мәхәббәт таләп итә. Сезгә һәм барлык муниципаль берәмлек вәкилләренә гражданнар иминлеге өчен көндәлек киеренке хезмәтегез, югары җаваплылыгыгыз һәм үз эше өчен намуслы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Татарстан Президенты.

Алга таба җирле үзидарә органнарының алдынгы вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.