Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Ярминкәдә үз продукцияләрен Саба, Нурлат һәм Балтач районнары фермерлары, шулай ук республиканың кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәкъдим итте. Барлыгы 14 млн. сумлык товар китерелгән. Шул исәптән бәрәңге һәм яшелчәләр – 25,3 тонна, сыер ите – 6,5 тонна, кош ите – 1 тонна, төрле сөт әйберләре – 9,3 тонна, сыр – 1,1 тонна, атланмай – 1,2 тонна, шикәр – 60 тонна, он – 8 тонна, ярмалар – 4 тонна, йомырка – 72,4 мең данә.
Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать паркының ярминкә мәйданчыгын һәм сәүдә павильоннарын карады, азык-төлек ассортименты һәм бәяләре белән танышты, шулай ук сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты.
Исегезгә төшерәбез, традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре 19 мартта үз эшен башлады. Республика шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә барлыгы 5 ярминкә көне узды. Марат Җәббаров быел шикәр, он, яшелчәләргә ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә бу товарларны китерү күләме сизелерлек арткан.
"Гадәттәгечә, халык сыйфатлы продуктларны сәүдә челтәрләренә караганда түбәнрәк бәяләрдән сатып ала ала монда, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. - Агымдагы ярминкәне исәпкә алып, барлыгы 1 млрд. сумнан артык продукция сатылган".