Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Татарстан Республикасы һәм ведомство арасында элегрәк имзаланган Хезмәттәшлек турында килешү пунктларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Шулай ук кайбер уртак проектларны финанслау темаларына да кагылып үтелде.