Рөстәм Миңнеханов Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк төзелеше мәйданчыгында булды

22.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк (Спартаковская ур.) төзелеше мәйданчыгында булды.

Рөстәм Миңнехановка объектның фасадларын тышлау һәм пыяла ясау вариантларын, шулай ук диод тасманы, нокталы яктырткычлар кулланып яктылык хәл ителеше вариантларын тәкъдир иттеләр.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин төзелеш барышы турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Президентына, бүгенге көндә мәйданчыкта 364 кеше эшли, барлык биремнәр дә алынган, объектта эшләр план нигезендә алып барыла, дип белдерделәр.

Рөстәм Миңнеханов объектның генпланы, электр челтәрләренә тоташтыру вариантлары белән танышты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка кирәкле материалларны китерү сроклары турында сөйләделәр.

Фикер алышудан соң Татарстан Президенты төзелеш объектын кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итүне дәвам итәргә кушты.

Исегезгә төшерәбез, Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк элеккеге "Спартак" фабрикасы территориясендә биналар комплексын реконструкцияләү кысаларында төзелә – бу "Югары технологияләр өлкәсендә технопарк-ИТ-парк" дәүләт автономияле учреждениесенең яңа мәйданчыгы, шулай ук югары технологияле компанияләрне үстерү урыны булачак.

Объектны 30 августка – Республика көненә тапшыру күздә тотыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.