Рөстәм Миңнеханов: Экологик мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итү өчен предприятиеләр һәм фән белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә кирәк

21.04.2022

Экологик мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итү өчен сәнәгать предприятиеләренең һәм фәнни даирәләрнең тыгыз хезмәттәшлеге кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында хәбәр итте.

ТР Президенты Россия Фәннәр академиясенең глобаль экологик проблемалар буенча фәнни советы әгъзаларының һәм Түбән Кама индустриаль төенен үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча ведомствоара даими эш төркеменең киңәйтелгән утырышында катнашты. 

Бүген Россия Фәннәр академиясе делегациясе Түбән Кама районының эре сәнәгать предприятиеләрендә булды һәм аларның табигать саклау чараларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән танышты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның Түбән Кама сәнәгать үзәге нефть-газ химиясе өлкәсендә компетенцияләр үзәге буларак формалашты. Республика өчен нефть-газ химиясе - сәнәгать продукциясенең 60% тан артыгы. «Бүген без тотрыклы үсеш, производстволарның экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарлары ничек артуын күрәбез. Экологик яктапн нәтиҗәле технологик карарларга ихтыяҗ арта», - диде ул. 

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, дәүләт программаларында еш кына «индустриаль партнер» төшенчәсе кулланыла. Бу сәнәгать һәм фән арасында тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү кирәклеге турында сөйли. «Фән һәм бизнес берлеге белән генә иң катлаулы мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә мөмкин. Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре мондый хезмәттәшлекне үстерергә тели», - дип белдерде ТР Президенты. 

Ул бүгенге көндә икътисадның Көнбатыш илләре ягыннан көчле басым ясавына игътибар итте. Бу, барыннан да элек, чит ил технологияләренә, җиһазларына һәм материалларына, шул исәптән экологик мәсьәләләрне хәл итүгә дә кагыла. Бу юнәлештә уртак эш өчен зур мөмкинлекләр бар, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. 

«Ышанам ки, безнең алга таба багланышлар, углерод эзен киметү максатыннан, яшел технологияләр, цифрлы карарлар кертү буенча планнарны тормышка ашыруга, шулай ук энергия һәм ресурсларны саклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады ТР Президенты. 

ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, Татарстанда экологик куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Соңгы өч елда табигать саклау чараларына 30 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында алдынгы урында тора. 

«Экология» илкүләм проектының федераль проектларын гамәлгә ашыру кысаларында 2019-2021 елларда Татарстан 7 млрд.сумнан артык акча үзләштерелгән. «Экологик куркынычсызлык Татарстан предприятиеләре өчен дә өстенлекле булып тора. Өч ел эчендә алар бу максатларга 20 млрд сумнан артык акча юнәлдерделәр», - диде министр. 

Ул билгеләп үткәнчә, экологик проблемаларны хәл итү буенча фәнни технологияләр булдыру өчен ТР Экология министрлыгы РФА фәнни институтлары консорциумы белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Уртак эш «Калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү» һәм «Индустриаль шәһәрләр экологиясе» юнәлешләре буенча алып барыла. Шулай ук быел Казансу елгасы мисалында елгаларның һәм сулыкларның экологик торышын яхшырту буенча сынау проекты гамәлгә ашырылачак.

Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә республикада углерод нейтральлегенә ирешү буенча экспериментны гамәлгә ашыру программасы формалаштырыла. Илдә иң эре сәнәгать үзәкләренең берсе Түбән Кама районында эшли. Биредә 61 предприятие эшли, алар арасында иң эре нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм җылылык энергетикасы объектлары. 

Сәнәгать үзәгенең йогынтысы зонасында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, 2006 елда республика Хөкүмәте карары белән ведомствоара эш төркеме төзелде, ул дәүләт органнары, Түбән Кама районы администрациясе һәм предприятиеләрнең тырышлыгын берләштерде. Бу эшнең нәтиҗәсе булып пычраткыч матдәләр ташлауның гомуми күләме 30 мең тоннадан артык кимегән инде. 

Татарстан Республикасы Экология министрлыгы башлыгы, уңайлы әйләнә-тирә мохитне саклау максатларында, төп максат булып, ташлауларны, шул исәптән парник газларын киметү векторын саклап калу, алга таба җитештерү үсеше тора, дип өстәде. Бу максатка ирешү өчен җитештерү процессларына алдынгы фәнни технологияләрне гамәлгә кертү тәэмин ителергә тиеш.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин Түбән Камада заманча химия технологияләре фәнни үзәген булдыру планлаштырылуын хәбәр итте. Беренче этап булып Түбән Кама химия-технология институты базасында фәнни-белем бирү кампусы булырга тиеш.  

РФА глобаль экологик проблемалар буенча фәнни советы рәисе Степан Калмыков, үз чиратында, Татарстан предприятиеләре тарафыннан табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыруны югары бәяләде, бу өлкәдә хезмәттәшлекне үстерүгә әзер булуын белдерде. 

Алга таба республиканың нефть-газ химиясе комплексын үстерү буенча алдагы планнар турында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин сөйләде. РФА Казан фәнни үзәгенең «Химия» юнәлеше фәнни җитәкчесе Олег Синяшин «Татнефть» ГАҖ белән декарбонизация мәсьәләләрендә хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләде. 

Соңыннан ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм РФА фәнни советы арасында глобаль экологик проблемалар буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.