Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама шәһәрендә булды. Визитның төп максаты - Түбән Кама индустриаль төенен үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча РФА вәкилләре белән уртак киңәшмәдә катнашу.
Киңәшмә башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең глобаль экологик проблемалар буенча фәнни советы рәисе Степан Калмыков һәм РФА Казан фәнни үзәгенең «Химия» юнәлеше фәнни җитәкчесе Олег Синяшин белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, бүген Россия Фәннәр академиясенең әйдәүче галимнәре Түбән Кама районының эре предприятиеләрендә булдылар һәм табигать саклау чараларын гамәлгә ашыру буенча аларның тәҗрибәсе белән таныштылар.
"Татарстан - сәнәгать ягыннан алга киткән төбәк. Без җитди рәвештә үзебезнең производстволарны үстерергә ниятлибез. Бу, үз чиратында, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча системалы чаралар таләп итә. Без бу юнәлештә күп эш башкарабыз. Фәнни җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек бу эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.