Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышында катнаша
Президиум карары нигезендә, көн тәртибенә 25 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 9 республика законы проекты һәм 11 федераль закон проекты.
Бүгенге утырышның төп мәсьәләсе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән 2021 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап.
Документ ТР Дәүләт Советына 8 апрельдә кергән һәм профильле юнәлешләр буенча Дәүләт Советының барлык комитетларында фикер алыштканнар. Әлеге мәсьәләнең мөһимлеген исәпкә алып, республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференцэлемтә режимында утырышта катнаша.
Нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясый.
Моннан тыш, депутатлар шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында мәҗбүри хисапны караячаклар. Бу хисап ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында каралган.
Көн тәртибенә Хисап палатасының 2021 елдагы эше турында хисап һәм «2021 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» нотык кертелгән, бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясаячак.
Шулай ук законнарны һәм башка норматив актларны рәсми бастырып чыгару һәм аларның үз көченә керү тәртибе, ТРда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында закон проектлары, ТР Бюджет һәм Экология кодексына, оешмалар мөлкәтенә салым турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында, гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында, физик культура һәм спорт турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары каралачак.
Фикер алышу нәтиҗәсендә көн тәртибе киңәйтелде һәм 29 мәсьәләне үз эченә алды.
Тулырак-ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/1585.htm