Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов: “30 нчы августка 5 млн. тонна ашлык җыеп алырга планлаштырган идек, ләкин хәзер барысы да һава торышына бәйле”

28.08.2008

Бүген республика Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Түбән Кама, Балык Бистәсе, Теләче һәм Питрәч районнары кырларын карап чыкты. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә, Татарстан Премьер-министры бу районнардагы урып җыю эшләренең барышы белән танышты, игенче һәм инвесторлар белән очрашты.
“Бүген һава торышының бозылуына һәм урып җыю эшләрен бар җирдә дә оештырып булмауга гына борчылабыз, – диде журналистларга Рөстәм Миңнеханов Питрәч районының Ленино-Кокушкино торак пунктына якын бодай кырында. – Шулай да җирне эшкәртү бара, чәчү комплексы эшли”.
“Бөртеклеләрне җыеп алу торышына бәя биргәндә, шуны әйтергә мөмкин: республиканың дүрт районыннан хәзергә Түбән Кама муниципаль районы артка кала, калганнары - Балык Бистәсе, Теләче һәм Питрәч – финишка чыктылар, биредә игенне урып җыю 86-90% ка төгәлләнгән”, - дип билгеләп узды Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы.
28 нче август иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, республикада 4 млн. 880 мең тонна ашлык суктырылган. Элеваторларга 1 млн. 150 мең тонна икмәк чыгарылган.
“Икмәк әйбәт, ләкин тынычланырга иртә әле, чөнки калган ашлыкны бик катлаулы шартларда җыярга туры киләчәк һәм бу, нигездә, һава торышы белән бәйләнгән”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, 30 нчы августка республикада 5 млн. тонна ашлык җыеп алырга планлаштырылган, ләкин хәзер барысы да һава торышына бәйле.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп, Татарстан Премьер-министры хәзер республикада кайбер азык-төлек товарларына бәяләрне туктатып торуга тырышлык куелуы, Татарстан буенча да, шулай ук күрше төбәкләрдә дә бәяләр мониторингы алып барылуы турында хәбәр итте. “Ипигә бәяләрне күтәрү буенча куркыныч юк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ел уңышлы. Минем уем шундый: бәяләр кайдадыр хәтта төшәргә дә мөмкин, чөнки ресурслар җитәрлек”.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы бүген бәяләрне төшерү мәсьәләсе административ юл белән хәл ителмәвен, моның өчен базар механизмнары булуын ассызыклап әйтте. Моннан тыш, бәяләр кую мәсьәләләрендә он иләү предприятиеләре, икмәк заводлары, ваклап сату сәүдә челтәрләре дә катнаша.
“Бәяләр күтәрелү буенча бернинди шик юк, - дип раслады Рөстәм Миңнеханов. – Уңыш бар һәм тиешле дәрәҗәдә”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте