Татарстанның Республика маркетинг үзәге тарафыннан элек чит илләрдә сатып алына торган продукция каталогы булдырылган, алмаштыручы продукция өлешендә тәкъдимнәр әзерләнә. Министрлыкларга һәм муниципалитетларга Республика маркетинг үзәгендә предприятиеләр һәм учреждениеләр эшен активлаштырырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Иң мөһим бурычларның берсе – импортны алмаштыру, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Каталог (Республика маркетинг үзәге) күбрәк тулыландырылган саен, безнең предприятиеләр өчен импортны алмаштыру мөмкинлекләре күбрәк булачак, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар темасын да күтәрде. «Соңгы атнада республикада авырулар саны 3,5%ка кимеде. Тотрыклы коллектив иммунитетын формалаштыру өчен икенче компонент белән вакцина ясауны, шулай ук ревакцинацияләүне дәвам итәргә кирәк. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә эпидемиягә каршы таләпләрне катгый үтәүне тәэмин итәргә кирәк», - дип ассызыклады ул һәм республикада көн саен 250ләп кеше яңа коронавирус йогышы белән авыруын искәртте.
Аннары Татарстан Президенты киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм аларны тиешенчә карау мәсьәләләренә юнәлтте.
«Җылы көннәр килеп җитүгә, җәмәгать киңлекләренә шәһәрлеләрдә ихтыяҗ арта. Шул ук вакытта хакимият органнары адресына, төзекләндерү объектларын карап тотуга игътибар җитмәү сәбәпле, күп мөрәҗәгатьләр килә. Агымдагы елның 1 мартыннан шундый 350 хәбәр теркәлгән. Казан, Чаллы һәм Түбән Кама кебек эре шәһәрләрдә яшәүчеләр башкалардан ешрак мөрәҗәгать итә. Халыктан килгән төп дәгъвалар – җәмәгать киңлекләренең канәгатьләнмәслек торышы һәм эчтәлеге, яшел үсентеләрнең тиешенчә каралмавы. Шәһәр һәм район башлыкларына җәмәгать киңлекләрен тәртипкә китерү, паркларны һәм скверларны җәйге сезонга әзерләү эшен оештырырга кирәк. Тиешле эш, шул исәптән, 1 апрельдән 31 майга кадәр бара торган санитар-экологик ике айлык кысаларында да оештырылырга тиеш», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук күп фатирлы йортларның ишегалларына игътибар итәргә кушты. Без 2 меңнән артык ишегалдын ремонтладык, һәм алар барлык таләпләргә җавап бирергә тиеш, дип ассызыклады Татарстан Президенты, ишегаллары безнең гражданнар мәнфәгатендә эшләргә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, 1941 – 1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы якынлаша. Ул Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында чараларны тиешенчә әзерләргә һәм уздырырга кушты. «Без геройларыбызны истә тотарга, ветераннарыбызны, тыл хезмәтчәннәрен истә тотарга һәм хөрмәтләргә тиешбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.