Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Халыкара мәдәният көне уңаеннан котлавы

15.04.2022

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре!

Халыкара мәдәният көне уңаеннан җылы котлауларымны кабул итегез!

Татарстанда күп милләтле мәдәни мирасны саклауга аерым игътибар бирелә. Безнең республикада төрле халыклар һәм конфессияләр мәдәниятләре гармонияле күрше һәм тыгыз элемтәдә тора.

2022 ел безнең илдә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Без нәкъ менә быел бөтен ил белән бергә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез.

Үткәрелә торган чараларның максаты – бөтен дөньяда мөселманнарны берләштерү һәм ныгыту, бөтен дөньяга безнең мәдәниятебезнең уникальлеген һәм байлыгын күрсәтү. Сүз дә юк, мондый эшне мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләреннән башка башкарып булмый.

Үзен сәнгатькә хезмәт итүгә, мәдәни мирасны саклауга багышлаган барлык кешеләргә хезмәт сөючәнлегегез, тугрылыгыгыз һәм һөнәри осталыгыгыз, киләчәк буыннар өчен алып барган югары миссиягез өчен рәхмәтемне җиткерәм.

Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, илһам һәм яңа иҗади җиңүләр телим! Бәйрәм белән, кадерле дуслар!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.