Рөстәм Миңнеханов: Иннополис – ил масштабындагы бурычларны хәл итә торган куәтле федераль ИТ-үзәк

14.04.2022

Бүген «Иннополис» МИЗда урнашкан Н.И. Лобачевский исемендәге технопаркта Сколковоның һәм Иннополисның инновацион экосистемаларын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ ВЭБ дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов, «Сколково» фонды идарәсе рәисе Игорь Дроздов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Иннополис инновацион үзәге вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар «Иннополис» МИЗ һәм «Сколково» фондының уртак проектларын гамәлгә ашыру, Сколтехом белән Иннополис Университеты арасында хезмәттәшлекне киңәйтү, шулай ук Иннополиста инновацион инфраструктураны үстерү буенча РФ ВЭБ белән уртак проектлар турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ ВЭБ – Татарстанның күптәнге стратегик партнеры. Корпорация республиканың эре предприятиеләре проектларын тормышка ашыруны, шулай ук моношәһәрләрдә инфраструктура төзүне финанслый. «Иннополис проектының да ВЭБ игътибары контурына керүе безнең өчен бик мөһим», - дип ассызыклады ул.

Татарстанның Сколково инновацион үзәге һәм Сколково институты белән хезмәттәшлеге уңышлы үсә. «Мин әле күптән түгел генә сездә булдым. Бу бик куәтле үзәк, алдынгы эшләнмәләр. Безнең үзара тулысынча аңлашабыз. Бүген уртак проектлар кирәк. Шуңа күрә без конкрет эш документларына чыгуыбыз мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы шартларда ИТ-тармакның роле шактый көчәйде. Татарстан һәрвакыт ИТ-өлкә үсешенә аерым игътибар бирде. Республиканың ИТ-индустриясендә 3 меңгә якын компания һәм 40 меңнән артык белгеч исәпләнә.

Рөстәм Миңнеханов инновацион үсештә Иннополиска аерым роль бирелә, дип белдерде. «Иннополис – ил масштабындагы бурычларны хәл итә торган республика мәйданчыгы гына түгел, ә куәтле федераль ИТ-үзәк. Монда 323 компания эшли, без финанс күрсәткечләре үсешен күрәбез. Шәһәр халкы саны арта», - диде ул.

ТР Президенты ассызыклаганча, шәһәрнең фәнни үзәге – Иннополис университеты – Россиянең иң дәрәҗәле ИТ-югары уку йортларының берсе. Бүген биредә 44 илдән 900 студент белем ала. Югары уку йортй илнең эре компанияләре: Газпромнефть, СИБУР, Транснефть, Норникель, Русгидро һәм башкалар белән актив хезмәттәшлек итә.

«Билгеләнгән барлык максатларны гамәлгә ашыру өчен Иннополисны алга таба үстерергә кирәк. Беренче чиратта, социаль һәм җитештерү инфраструктурасының яңа объектларын, шулай ук белгечләр өчен торак төзергә кирәк. Яңа технопарклар һәм махсус зонаны үстерү буенча планнар бар. Ышанам ки, әлеге проектларны гамәлгә ашыру Россиянең инновацион үсешенә ярдәм итәчәк», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Игорь Шувалов, үз чиратында, Иннополис үсеше потенциалын югары бәяләде. «Шәһәр булды, социаль инфраструктура үсә, беренче класслы эш урыннары булдырылган. Иннополис Университеты аерым урын алып тора. Без Сколково һәм Сколтехом проекты белән бергә Иннополис белән реаль партнерлык төзергә планлаштырабыз. Биредә ил үсешенең инновацион көн тәртибе флагманнары булыр, дип өметләнәбез. Хәзерге шартларда без беренче чиратта үз көчебезгә таянырга тиеш», - диде ул.

Игорь Шувалов Татарстанда зур фәнни-технологик потенциал туплануын ассызыклады. «Биредә талантлы кешеләр яши. Республика үзгәрә. Казан – Россиянең генә түгел, Европаның да иң яхшы шәһәрләреннән берсе. Без үз көчебезне берләштереп, инновацион үсешкә ярдәм итәргә җыенучыларга иң яхшы мөмкинлекләр бирербез, дип ышанабыз. Татарстан һәм Иннополисның киләчәге бик зур», - диде РФ ВЭБ башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Иннополисны киләчәктә дә үстерү өчен алга барырга кирәк, аерым алганда, Сколково белән хезмәттәшлекне үстерергә кирәк. «Безнең бурыч – ике куәтле федераль ИТ-үзәк булдыру. Әлбәттә, Сколково эре пространство булып тора. Әмма Иннополис бик файдалы партнер булырлык компетенцияләр бар. Әмма иң мөһиме – белгечләр булу. Шуңа күрә кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Ихтыяҗ зур. Сколково да, Иннополис та монда хәлиткеч роль уйнарга тиеш», - диде ТР Президенты.

Киңәшмә ахырында «Иннополис» МИЗ һәм «Сколково» фонды, шулай ук Иннополис Университеты һәм Сколтехом арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.