Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов Иннополис университетында булдылар

14.04.2022

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов Иннополис университетында булдылар. Чарада шулай ук «Сколково» фонды идарәсе рәисе Игорь Дроздов катнашты.

Кунакларга Иннополис Университетының фәнни үзәге һәм Россиянең иң дәрәҗәле ИТ-югары уку йортларының берсе булуын хәбәр иттеләр. Ел саен ул студентларны кабул итү сыйфаты буенча илдә алдынгы урыннарны били һәм илнең эре компанияләре өчен гамәли тикшеренүләр белән актив шөгыльләнә. Моннан тыш, Иннополис Университеты цифрлы икътисад өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча таяныч белем бирү үзәге булып тора. 

Бүген биредә дөньяның 44 иленнән 893 студент белем ала. Планда - студентлар санын ким дигәндә ике тапкырга арттыру. Моның өчен 1 мең урынга исәпләнгән 3 яңа торак корпус төзү планлаштырыла. 

Вуз вәкилләре хәбәр иткәнчә, укыту инглиз телендә алып барыла. Якынча 70% профессор - чит ил кешеләре. Параллель рәвештә үз укытучыларын әзерләү эше алып барыла, бу максаттан аспирантура эшли башлады. Быел анда 25 студент кабул ителәчәк. 

Университетның фәнни-тикшеренү бүлекчәләрендә 17 лаборатория һәм 9 тикшеренү үзәге бар. Алты ел дәвамында Ясалма интеллект институты үз эшчәнлеген алып бара. Ул ясалма интеллект буенча 85 экспертны берләштерде. Институт белгечләре тарафыннан барлыгы 54 проект гамәлгә ашырылган, 800дән артык фәнни мәкалә бастырылган. 

Югары уку йортында белем бирү процессыннан тыш, ИТ-юнәлеш буенча өстәмә белем бирү буенча төрле программалар гамәлгә ашырыла. 2016 елдан башлап 24 меңнән артык кеше белем алды. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов студентлар белән очрашты. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан ИТ-өлкә үсешенә аерым игътибар бирә. Цифрлы инструментлар сәламәтлек саклау, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә актив кертелә. Ул ассызыклаганча, Иннополис Университетын тәмамлаучылар потенциаль эш бирүчеләргә бик кирәк, шул исәптән Татарстанда да. "Базарда тагын да конкурентлырак булу өчен сезгә өстәмә белгечлек алырга кирәк. Ул чакта сезгә ихтыяҗ берничә тапкыр артачак", - диде ТР Президенты. 

Шуннан соң Иннополис Университеты вәкилләре үзләренең проект эшчәнлеге турында сөйләделәр, робототехника һәм мехатроника компонентлары технологияләре үзәген күрсәттеләр. Биредә җитештерү процессларын роботлаштыру, уникаль роботлар һәм аларның компонентлары, пилотсыз автомобильләр һәм очу аппаратларын булдыру өлкәсендә эш алып барыла. 

Шулай ук бүген Татарстан Президенты һәм ВЭБ.РФ башлыгы "Ю-1" торак микрорайоны төзелеше барышы белән таныштылар һәм Н. И.Лобачевский исемендәге яңа технопаркта булдылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.