Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында Татарстанның 2022 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлеге турында фикер алыштылар

13.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын үткәрде.

Утырыш барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Бүгенге утырышның төп мәсьәләсе – Татарстан Республикасында 2022 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек .

Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, 2021 елда республикада 26 урман янгыны теркәлгән. Шул исәптән урман фонды җирләрендә 19 янгын. Алардан килгән турыдан-туры зыян 6 млн. сумнан артык тәшкил иткән, республикада 1 млн. кв. м мәйданда коры үлән яндыруга, чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары януга бәйле 2068 янгын теркәлгән.

Ул шулай ук ике ландшафт янгыны аркасында ут 8 дача йортына, 18 файдаланылмый торган ташландык бинага һәм бер торак йортка кагылганын искә төшерде.

«Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм янгын куркынычы янаган чорда чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре комиссиянең алты утырышында каралды, беркетмә карарлары чыгарылды, алар кызыксынган барлык органнарга җибәрелде. Кызганычка каршы, аларның барысы да тулы күләмдә үтәлмәгән», - диде Рөстәм Нигъмәтуллин. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм муниципаль берәмлекләрнең уртак гамәлләре нәтиҗәсендә вәзгыятьне тотрыклыландырып, яңа табигый урман янгыннары барлыкка килүгә юл куелмады.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары кабул ителүен искә төшерде.

Әлеге хокукый акт белән превентив чаралар комплексы каралган. 25 апрельдән 15 майга кадәр республиканың бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп-чар яндыру, шулай ук торак пунктларда ачык утта ашамлык әзерләүне тулысынча тыю кертелә, диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та нотык белән чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, 2022 елның апрель-сентябрь айларында урманнарда янгын куркынычы буенча алдан фаразланган мәгълүматларны китерде.

Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган шартларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык икеләтә арта. Әйтик, гражданнар өчен штраф 2 меңнән 4 мең сумга кадәр арттырылачак. Вазыйфаи затлар арасында хокук бозучыларга 30 мең сум урынына 15 мең сум түләргә туры киләчәк.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган юридик затлар 400 мең сумга штрафка тартылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.