2022 елдан башлап, барлык объектлар буенча сату-алу килешүләренең гомуми суммасы 1 млн сумнан артып китмәсә һәм әлеге бәя кадастр бәясеннән ким булмаса, физик затларга торак күчемсез милек объектларын һәм җир кишәрлекләрен сату турында декларация тапшырырга кирәкми. Бу хакта һәм 2022 елгы декларация кампаниясенең башка үзенчәлекләре турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин хәбәр итте.
Гражданнарга сату бәясе 250 мең сумнан артмаган милекне, әйтик, транспорт һәм гаражларны сату өчен хисап тотарга кирәкми.
Киләсе мөһим яңалык - ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр НДФЛ түләүдән һәм торак сатудан алынган керемнәр турында декларация бирүдән азат ителә, әгәр дә акчаларны торак шартларын яхшырту максатларыннан яңа торак сатып алуга юнәлдерелсәләр. "Бу яңалык 2021 елда торак сатудан алынган керемгә кагыла", — дип ассызыклады Марат Сәфиуллин.
2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчедән милек һәм социаль салым тотып калуны алу тәртибе дә гадиләштерелде. Хәзер салым түләүче әлеге суммаларны алу хокукын раслау турында белдерү алу өчен салым органына бармаска мөмкин. "Агымдагы елның 1 гыйнварыннан салым органы физик затлар гаризалары буенча салым түләүчегә турыдан-туры эш бирүчегә исәп-хисап ясау хокукы турында хәбәрнамәне мөстәкыйль рәвештә җибәрәчәк", - дип аңлатты М.Сәфиуллин.