Кузбасста беренче тапкыр «Юрий Гагарин төне» халыкара фестивале узачак

11.04.2022

2022 елның 11-17 апрелендә Кузбасста беренче тапкыр «Юрий Гагарин төне» халыкара фестивале узачак. Бу масштаблы вакыйга хәзерге замандагы бөек вакыйга – кешенең космоска беренче очышы еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

Фестивальдә катнашырга күп кенә танылган сәясәтчеләр, бизнесменнар, дәүләт чиновниклары чакыру алды.

Кемерово өлкәсен – Кузбассны  фестивальне үткәрү урыны итеп сайлау очраклы гына түгел. Бу төбәк – ике космонавт Алексей Леонов һәм Борис Волыновның кече ватаны, Кузбассның эре шәһәрләрендә – Кемерово һәм Новокузнецкта аэропортлар аларның исемнәре белән аталды.

Фестиваль атнасы программасына онлайн- һәм офлайн-форматтагы чаралар, чыгышлар, төрле гамәлләр, шул исәптән күргәзмәләр, кино күрсәтүләр, спорт вакыйгалары, квестлар, брифинглар, фәнни конференцияләр һәм башкалар керә.