Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында «ICL Техно» заводында булды һәм укытучыларга яңа ноутбуклар тапшырды

11.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында (Усады авылы, Дорожная ур., 42) исәпләү техникасы җитештерү буенча «ICL Техно» заводында булды.

Рөстәм Миңнеханов процессорлар җыю эшләре алып барыла торган инженер үзәге эшчәнлеге белән танышты, ИТ-белгечләр белән аралашты.

«ICL – КПО ВС» АҖ Директорлар советы рәисе Виктор Дьячков җитештерелә торган продукция һәм киләчәктә җитештерүне үстерү перспективалары турында сөйләде. Слайдларда 2017 – 2021 елларда продукция сату динамикасын чагылдыручы саннар тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук «Иннополис» МИЗның икенче мәйданчыгы территориясендә - Лаеш муниципаль районында ана платалар җитештерү проектын тәкъдир иттеләр.

Аңлатмаларны «ICL – КПО ВС» АҖ генераль директоры Евгений Степанов бирде. 2021 елда компания 121 мең әйбер җитештергән, шул исәптән ноутбуклар, моноблоклар, ПК. Компания өч ел инде импортны алыштыру кысаларында эшли.

Рөстәм Миңнеханов гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына «ICL – КПО ВС» АҖ компаниясе җитештергән Raybook ноутбукларын тапшыру тантанасында катнашты. Бүген информатика һәм ИТ буенча махсус олимпиадаларда җиңүче укучылар әзерләгән 10 укытучы ноутбуклар алды.

Чарада катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген ул «ICL Техно» компаниясенең инженер үзәгендә җитештерү процессы белән танышты.

«Компания өчен яңа шартларда эшләү – импортны алыштыруга бәйле яңа таләпләр, - диде Татарстан Президенты. - Гомумән алганда, монда җитди эш алып барыла, һәм бу хәзерге вәзгыятьтә хәл ителешләр табуыбызга ышаныч бирә. Бүген укытучыларга ноутбуклар тапшырабыз. Гомумән алганда, укытучылар 12 мең ноутбук алачак, һәм бу мәгариф системасына җитди ярдәм».

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» банкына мәгариф системасына ноутбуклар алуда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

«Мондый ярдәм алга таба да күрсәтеләчәк. Без аңлыйбыз, бу бик кыйммәтле нәрсә, әмма бүген сыйфатлы белем бирү цифрлаштырудан башка мөмкин түгел», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук федераль үзәк тарафыннан да зур ярдәм күрсәтелүен искәртте – бүген барлык мәктәпләр дә югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителгән. Быел илдә барлык мәктәпләрне дә сыйфатлы чыбыксыз Интернет (wi-fi) белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла.

«Бу ноутбуклар бик кирәк, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Алар Татарстанның «ICL – КПО ВС» предприятиесендә җитештерелгән.

Аннары Татарстан Президенты импортны алыштыру һәм ИТ өлкәсе өчен кирәкле продукция җитештерүне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында укытучыларны яңа ноутбуклар белән тәэмин итү программасы башланды. Программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Ак Барс банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән.

2022 елның гыйнвар-март айларында ICL заводында Татарстан Республикасы укытучылары өчен 12 000 ноутбук җитештерелгән.

Ак Барс банкы идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев билгеләп үткәнчә, "Ак Барс банкы" өчен хәйрия һәм спонсорлык ярдәме – социаль җаваплылык сәясәтенең бер өлеше. Банк укытучыларга 12 мең ноутбук тапшырачак, алар мәктәпләрдә искергән техниканы алмаштырачак. Эш Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, шулай ук «ICL-КПО ВС» компаниясе белән берлектә алып барыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.