ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашты

18.06.2013


Бүген Уфада БР Президенты Рөстәм Хәмитовның ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуы булды. Татарстан парламенты башлыгы Башкортстанга эшлекле сәфәр белән Универсиада уты эстафетасының Уфа этабына старт бирү тантансында катнашырга килгән иде.

Яклар бик күп темаларга, шул исәптән, авыл хуҗалыгы, корылык шартларында туфракны эшкәртүдә минималь технологияләр куллану мөмкинлекләре турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә БР Президентының рәсми сайтында.

Очрашу соңында журналистлар белән әңгәмәсендә Фәрит Мөхәммәтшин билгеләвенчә, ул Рөстәм Хәмитовка ТРда басылып чыккан Татарстанның административ-территориаль корылышы турындагы китапны бүләк иткән.

“Без Башкортстан үрнәгеннән файдалнып, матур альбом бастырдык, аны Президент кызыксынып карап чыкты, - дип билгеләде Дәүләт Советы башлыгы. – безнең республикалар арасында уртак нәрсәләр күп, безнең һәрвакыт сөйләшер сүз бар”.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшинның Дәүләт Җыены – БР Корылтае Рәисе Константин Толкачев белән очрашуы булды. Ике респбулика парламенты башлыклары парламентара хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.


Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге