ТР Икътисад министрлыгы: Татарстанда ваклап сату-азык-төлек базарында ихтыяҗ тотрыклана

09.04.2022

Татарстанда озак вакытлар кулланыла торган азык-төлек продуктларын ваклап сату күләмнәре март башыннан түбәнрәк була башлады, ул чакта максималь ихтыяҗ күзәтелгән иде. Шушы чор белән чагыштырганда шикәр һәм тозга ихтыяҗ – 3,5 тапкыр, он һәм дөгегә – 3 тапкыр, үсемлек маена 2,8 тапкыр кимегән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Россия Федераль салым хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган контроль-касса техникасының агымдагы күрсәткечләренә анализ ясау ваклап сату-азык-төлек базарында ихтыяҗның тотрыклануын күрсәтә. Ихтыяҗ нормальләшүе фонында сәүдә челтәрләре товарларны бер кулга сату буенча күпчелек чикләүләрне юкка чыгара башлый.

Мидхәт Шаһиәхмәтов искә төшергәнчә, 19 марттан республика шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. "Ваклап сату челтәрләренә ихтыяҗ дәрәҗәсе тотрыклануга карамастан, кайбер позицияләр буенча артык булган тәэмин итү күләмнәре сакланып калачак", - дип белдерде министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов ассызыклаганча, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, муниципалитетлар белән берлектә, сәүдә челтәрләрендә товар запасларына көн саен мониторинг ясау дәвам итә. Моннан тыш, товар запасларының тотрыклылыгын тәэмин итү буенча Оператив штаб эш төркеменеж даими контролендә тора.

"Кибетләрдә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Сәүдә предприятиеләре беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин ителгән", - дип өстәде министр.

"Сез тәэмин итүчеләр белән дә, федераль челтәрләр белән дә бик яхшы эш башкардыгыз. Бу теманы контрольдә тотыгыз", - дип йөкләде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Даруханә челтәрләрендә ассортимент минимумының булу-булмавына һәм бәяләренә көндәлек оператив мониторинг үткәрелә. Бюджет сатып алулары буенча дару препаратларының товар запаслары республикада 2,6 айдан 5,2 айга кадәр 5,2 млрд. сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасының федераль исемлеккә кертелгән система барлыкка китерүче предприятиеләре ташламалы кредитлар алуга 14 гариза биргән. Бер атна эчендә 12,4 млрд. сумлык кредит хупланган.

"Хәзерге вакытта федераль исемлеккә республиканың 49 оешмасы керә, шул исәптән 18е өстәмә рәвештә соңгы ике атнада кертелгән. Тагын 55 предприятие федераль хакимият органнары карамагында", - дип өстәде ТР Икътисад министрлыгы башлыгы.

Предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен бүген импортны алыштыру мөһим булып тора, дип ассызыклады министр. Бу мәсьәләне хәл итү өчен республика маркетинг үзәге базасында импортны алыштыру буенча платформа камилләштерелгән. Бер атна эчендә элек сатып алынган чит ил продукциясенең 2,5 мең яңа позициясе ачыкланган.

РМҮ ресурсы мөмкинлекләреннән максималь файдалану өчен Икътисад министрлыгы тарафыннан, ТР Дәүләт заказлары агентлыгы белән берлектә, укыту семинарлары үткәрелә.

Бер атна эчендә 1,7 млрд. сумлык кредит каникуллары алуга 118 гариза бирелгән. 1,5 млрд. сумлык 81 гариза хупланган. 12 районда әлеге программа буенча заявкалар булмау күзәтелә.

Бизнеска ташламалы кредит бирү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе тарафыннан тормышка ашырыла торган "Инвестиция" программасы буенча бер атна эчендә 400 млн. сумлык 38 гариза бирелгән. Россия ҮБ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган "Әйләнеш" программасы буенча бер атна эчендә 1,9 млрд. сумлык 289 гариза бирелгән. 0,6 млрд. сумлык 20 гариза хупланган.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан бер атна элек башланган "1764" программасы буенча 504 млн. сумлык 12 гариза бирелгән.

Моннан тыш, бу атнада республикада кризиска каршы чаралар пакеты эшли башлаган, ул чаралар комплексын, финанс һәм финанс булмаган программаларны үз эченә ала. Чаралар пакетында Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының импортны алыштыруны үстерүгә, үзгәрүчән ставкалы кредитларны рефинанслауга, сәнәгать парклары резидентларына, социаль эшкуарларга, экспортерларга һәм үзмәшгульләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән җиде яңа микрозаем каралган.

Гарантия фонды чаралар пакеты кысаларында беренче 6 айга комиссия түләвен кире кагу, шулай ук Гарантия фонды поручительлеге астында булган кредитларны реструктуризацияләү, комиссия түләвен 3 елга кадәр кичектереп тору белән поручительлек бирә.

Шулай ук индустриаль сәнәгать парклары резидентларына, үзмәшгуль, социаль эшкуарларга ярдәм итү һәм башка ярдәм чаралары каралган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.