Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турында мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына (КБДР) кертү эшләренең барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, бүген Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында 324 муниципаль берәмлек составына керүче 3119 торак пунктның 1164 чикләре турында белешмәләр бар. Төрле башкаручыларның эшендә 251 җирлекнең генераль планнары бар, аларның үтәлеше 873 торак пункт чикләрен кадастр исәбенә куюны тәэмин итәчәк.
Гамәлдәге закон нормаларыннан чыгып (РФ Җир кодексының 84 ст. һәм РФ Шәһәр төзелеше кодексының 19 ст.), калган 1082 торак пункт чикләрен кадастр исәбенә кую өчен, яисә тагын 338 муниципаль берәмлекнең генераль планнарын эшләргә, яисә муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларын эшләү юлы белән чикләрне билгеләргә кирәк.
Министр билгеләп үткәнчә, җирлекләрнең генераль планнарын эшләү һәм килештерү хәзерге вакытта үз үсеш планнары булмаган җирлекләр өчен һәрвакытта да акланмый.
«Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан анализ үткәрелгән, аның нигезендә торак пунктларның чикләре муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү аша, мондый чикләрнең урнашу урынының текст һәм график тасвирламасын кушып билгеләнергә мөмкин булган авыл җирлекләре ачыкланган.
Бу мәгълүмат торак пунктларның чикләрен билгеләү зарурлыгы булган барлык муниципаль берәмлекләргә җибәрелгән. Бүгенге көндә 31 муниципаль район тарафыннан территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү аша торак пунктларның чикләрен билгеләү планлаштырылган.
Чикләрне билгеләүнең әлеге механизмын куллану бу процессны шактый тизләтергә генә түгел, ә бу максатларга чыгымнарны киметү хисабына торак пунктларның чикләрен дә кадастр исәбенә куярга мөмкинлек бирәчәк.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы кыскача гына күчемсез милек объектларына хокукларны теркәү мәсьәләләренә тукталды.
2020 ел ахырында кабул ителгән 518 Федераль закон элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокукларны теркәүне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә, аларга хокуклары 122-ФЗ номерлы федераль закон (21.07.1997 ел, № 122-ФЗ «Күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу турында») үз көченә кергән көнгә кадәр рәсмиләштерелә.
Хәзерге вакытта Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча 750 (җиде йөз илле мең) меңнән артык күчемсез милек объекты КБДРда хокуклары теркәлмәгән.
2022 – 2024 еллар чорына Росреестрның «Кирәкле мәгълүматлар белән тулыландыру» проектын тормышка ашыру буенча юл картасы кысаларында, проектны тормышка ашыруның барлык юнәлешләре буенча эшләр башкаруның пландагы күрсәткечләрен күрсәтеп, муниципаль районнар киселешендә план-графикларны эшләү һәм раслау каралган.
Республикада бу эш быел да дәвам итәчәк.
«Дача амнистиясе» турында сөйләгәндә, министр хәбәр иткәнчә, 2031 елның 1 мартына кадәр, әгәр мондый кишәрлеккә милек хокукы юк икән, гражданнар милкендә булган торак йортлары белән җир кишәрлекләрен бушлай бирү рөхсәт ителә. Шул ук вакытта торак йортларның 1998 елның 14 маена кадәр торгызылуы һәм торак пунктлар чикләрендә урнашуы шарты билгеләнгән. Шулай ук Федераль закон белән билгеләнгән хокукны гамәлгә ашыру тәртибе һәм гаризага кушып бирелә торган документлар исемлеге билгеләнгән. Таләп ителә торган документлар исемлеге субъектлар законнары белән киңәйтелергә дә мөмкин.