«Агросила. Чаллы-МПК» һәм «Чаллы-Икмәк» АҖ предприятиеләрендә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Агросила» холдингы генераль директоры Светлана Барсукова белән бергә Рөстәм Миңнеханов продукциянең төп төрләрен җитештерү белән танышты, әзер продукцияне җитештерү буенча автоматлаштырылган линияләрне карады: азылыклардан, пешерелгән-ысланган эшләнмәләрдән һәм ярымфабрикатлардан алып, төрле төр маринадларга, затлы ризыкларга һәм сырларга кадәр - барлыгы 250дән артык продукция.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук продукция төрү цехларын, чимал әзерләү мәйданчыкларын һәм башка производстволарны күрсәттеләр.
Предприятиедә шулай ук әзер продукциянең роботлаштырылган склады эшли.
«Агросила. Чаллы-МПК» - Татарстанда аена 100 тонна күләмендә эшкәртелмәгән казылыклар һәм ярымфабрикатлар җитештерү мөмкинлеге булган бердәнбер предприятие.
БДБ илләре арасында «Агросила. Чаллы-МПК " ешрак Әзербайҗан һәм Үзбәкстанга продукция җибәрә, анда ул аеруча популяр. Экспортның төп күләме хәләл продукциягә туры килә.
Светлана Барсукова предприятиедә сакчыл җитештерү системасы кертелүе турында сөйләде.
«Чаллы икмәге» предприятиесенә килгәндә, бүген ул Татарстан Республикасының Кама аръягы төбәгендә икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе. Тәүлегенә 80 тоннадан артык продукция җитештерелә. 2020 елдан предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча федераль программага керде.
Предприятиене карау барышында аңлатмаларны «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов бирде. Ул шулай ук 2022-2024 елларга «Чаллы икмәге» компанияләре төркеменең инвестиция эшчәнлеге этаплары турында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Чаллы икмәге» АҖ коллективы вәкилләре белән дә аралашты.