Рөстәм Миңнеханов ислам дөньясының алдынгы галимнәре белән очрашты

26.08.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәт йортында ислам дөньясы Фәннәр академиясенең шушы көннәрдә Казанда уза торган “Ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен фән, технологияләр, инновацияләр (Сәясәтче һәм галимнәрнең якынаюы)” исемле XVI фәнни конференциясендә катнашучыларны кабул итте.
Очрашуда Ислам конференциясе оешмасы генераль сәркатибенең фән һәм технология мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Әли Саллехи, Согуд Гарәбстаны корольлегенең Россиядәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Әли Хәсән Җаффар, Кувейт дәүләтенең Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Нәсер Хаҗи Ибраһим Әл-Мөзәйан һәм башка рәсми кешеләр катнашты.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Беркетмәләр бүлегенең баш консультанты Илнур Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, республика кунаклары конференцияне оештыру комитеты җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстан җитәкчелегенә фәнни форумны иң югары дәрәҗәдә оештырулары һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдергәннәр. Очрашуда катнашучы яклар шулай ук туристлык, сәнәгать, инвестицияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстанның, ислам дөньясы илләре тарафыннан инвестицияләр кертү өчен, яхшы мәйданчык була алуы билгеләп үтелде.
“Ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен фән, технологияләр, инновацияләр (Сәясәтче һәм галимнәрнең якынаюы)” фәнни форумын оештыручылар – Ислам дөньясы Фәннәр академиясе, Татарстан Фәннәр академиясе һәм мәгариф, фән, мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән милләтләр оешмасы (ЮНЕСКО).
Ислам Фәннәр академиясе (ИАН) – хөкүмәтнеке булмаган халыкара оешма, аңа 1986 елда нигез салына. Ул Ислам конференциясе оешмасында әгъза булып торган 57 илнең ислам фәнни интеллигенциясен берләштерә. Ислам Фәннәр академиясе Ислам конференциясе оешмасы илләренең фәнни-техник мәсьәләләр буенча консультанты буларак эш итә; сәясәтчеләр һәм бөтендөнья җәмәгатьчелеге игътибарына фәнни проблемаларны тәкъдим итү, дәүләт, төбәк һәм халыкара дәрәҗәләрдә фән һәм фәнни эшчәнлекне пропагандалау максатын күздә тоткан һәр ел уздырыла торган халыкара конференцияләр оештыру белән шөгыльләнә. Конференциядә катнашу өчен, Казанга якынча 600 галим, шул исәптән дөньяның 33 иленнән 180 нән артык зур галим килде.
"Татар-Информ"