Рөстәм Миңнеханов: “POZIS” – безнең стратегик предприятиебез
26.08.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “POZIS” партнерларының IX саммиты” кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның “POZIS” заводы җитәкчелеге һәм предприятие партнерлары белән очрашуы булып узды.
Очрашуда Премьер-министр төбәкнең сәнәгать өлкәсендәге үсеш өстенлекләрен кыскача билгеләп узды. Аерым алганда, ул болай диде: “Татарстан кайбер күрсәткечләр буенча Россиянең алдынгы сәнәгый төбәкләре бишлегенә керә. Моның өчен без “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” нә бик бурычлы. “POZIS” – безнең стратегик предприятиебез”.
“Барысын да сатып алырга мөмкин: завод, предприятие, кирәкле җиһазны, ләкин “POZIS” ия булган киң дилерлык челтәрен сатып алып булмый. Россия һәм якын чит илләрнең күп кенә төбәкләре буенча продукция сатуны җайга салу – бик кыйммәтле эш, һәм “POZIS” моны бик яхшы үти”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
“POZIS” партнерлары, җыелган проблемалар, компаниянең үсеш перспективалары, продукциянең яңа төрләрен җитештерү турында фикер алышу өчен, тугызынчы ел рәттән җыелалар инде”, - диде “POZIS” ның генераль директоры Радик Хәсәнов.
“Киләсе 2009 ел саммит өчен дә (бу инде унынчы съезд була), тулаем предприятие өчен дә юбилей елы булачак. 2009 елда Серго исемендәге завод тарафыннан беренче суыткыч чыгарылуга 50 ел була. Юбилейга без суыткычлар чыгаруның рекордлы санына – 500 мең данәгә җитәрбез дип өметләнәбез”, - диде Р.Хәсәнов.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов саммит делегатларына истәлекле медальләр һәм Рәхмәт хатлары да тапшырды.
"Татар-Информ"