1 нче сентябрьдән Татарстанның 2 төбәгендә бюджет хезмәткәрләре хезмәт хакын яңа система буенча алачаклар
26.08.2008
2008 елның 1 нче сентябреннән башлап, Яр Чаллы һәм Саба муниципаль районнарында бюджет өлкәсендә хезмәткә түләүнең яңа системасына күчү буенча эксперимент уздырылачак. Ә аны апробацияләүдән соң республикада, 2009 елның 1 нче гыйнварыннан алып, аны барлык урыннарда да кертүгә күчү гамәлгә ашырылачак.
Мондый мәгълүмат бүген хезмәткә түләүнең тармак системасына күчүгә багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты брифингында яңгырады. Журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева катнашты.
Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда хезмәткә түләү системасында үзгәртеп корулар үткәрү өчен, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан бюджет өлкәсендә эшләүчеләр хезмәтенә түләү фондын 16 процентка арттыру турында карар кабул ителгән иде, бу 2009 елда 5 миллиард күләмендә өстәмә финанслауны таләп итә. Шуның нәтиҗәсендә еллык хезмәткә түләү фонды өстәп исәпләнгән суммалар белән якынча 40 миллиард сум тәшкил итәчәк һәм бюджет төзелешендәге чагыштырма авырлык 40 процент күләмендә артачак.
Радик Гайзатуллин аеруча басым ясап әйткәнчә, хезмәткә түләүнең яңа системасына бәйле рәвештә, хезмәткәрләрнең эш хакы (премияләрне исәпләмичә) хәзерге вакытта бердәм тариф челтәре нигезендә бюджет хезмәткәрләренә түләнә торган хезмәт хакыннан ким булырга тиеш түгел. Монда хезмәткәрләрнең урындагы вазыйфалар күләмен саклау һәм аларның бер үк квалификация эшләрен башкаруы шарт итеп куела.
Министрның сүзләрен Яр Чаллының башкарма комитеты җитәкчесе – финанс идарәсе башлыгы урынбасары Бриллиант Ризатдинова да раслады. Аның сүзләренчә, хәзер хезмәткә түләү системасын кертү буенча эксперимент уздыру мәйданчыкларының берсе булган Яр Чаллыда бюджет хезмәткәрләрен 4 разряд буенча бүлү бара, өстәмә түләүләр нигезләмәсе һәм махсус программа әзерләнә. Бриллиант Ризатдинова, агымдагы елның 1 нче сентябреннән алып, Автошәһәрнең бюджет хезмәткәрләренә эш хакы хезмәткә түләүнең тармак системасына туры китереп исәпләнәчәге турында хәбәр итте. Б.Ризатдинова тарафыннан әйтелгән якынча мәгълүматлар буенча, хезмәткә түләүнең яңа системасына күчкәннән соң, Яр Чаллыда бюджет хезмәткәрләренең эш хакы 4800 дән алып (техник персонал өчен) 23-24 меңгә кадәр (учреждение җитәкчеләре өчен) булыр дип көтелә. Шуның белән бергә, аның сүзләренчә, бердәм тариф челтәре нигезендә хезмәт хакы нибары 2 мең сум да тәшкил итәргә мөмкин.
Брифинг барышында барлык бюджет хезмәткәрләрен борчыган тема да, ягъни стимуллаштыра торган өстәмә түләү күләме турындагы карарны кабул итүче учреждение җитәкчесе тарафыннан хезмәт сыйфатын бәяләүнең субъективлыгы да кузгатылды. Брифингта катнашучылар раслаганча, бюджет хезмәткәрләренең эш сыйфатын бәяләү критерийлары һәр өлкә өчен аерым эшләнгән, бу учреждение җитәкчеләренә стимул бирә торган өлешне түләү мәсьәләсенә субъектив якын килүгә китерә. Мәсәлән, Алевтина Кудрявцева билгеләп үткәнчә, югары уку йортлары укытучылары өчен алар түбәндәгечә булачак: квалификация эшләрен яклау, публикацияләр, конкурс һәм олимпиадаларда җиңүчеләр санының үсүе һәм башка шуның кебекләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: бюджет учреждениесе җитәкчесе окладының күләме ул идарә итә торган учреждениенең төп персоналына карата алынган эшчеләрнең уртача хезмәт хакына бүленә торган чагыштырмага карап билгеләнә һәм күрсәтелгән уртача эш хакының 3 ләтә күләме кадәр булырга мөмкин.
“Хезмәткә яңача түләү бюджет учреждениеләре эшчеләренең сыйфатын һәм санын арттыруга юнәлдерелгән, хезмәткәрләр эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга булышлык итә”, - дип ассызыклады Радик Гайзатуллин. Хезмәткә түләүнең яңа принципларын хәзерләүгә күчүнең төп бурычы – системаны тагы да үтә күренмәле һәм сыгылмалы итү, учреждение җитәкчеләренең үзләренә буйсынучыларга түләү күләмен көйләү барышында ирекле булулары, эшченең айлык хезмәт хакының кайдан килеп чыгуын ачык күзаллавы.
Нәтиҗә ясап, Алевтина Кудрявцева хезмәткә түләүнең яңа системасына күчү гел җиңел генә барып чыкмаячагын, чөнки ул бөтен бюджет өлкәсен үз эченә алуын билгеләде. Шулай да министр урынбасары, аны керткәннән соң, бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләр өчен нәтиҗәләр уңай булачагына өмет баглавын белдерде.
"Татар-Информ"