Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казан XXI гасыр” торак комплексын ачуда катнашты

25.08.2008

Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казан XXI гасыр” торак комплексын ачуда катнашты.
Казанның ат ярышлары спорты яңа комплексы тирәсендәге 20,6 га мәйданда өч ел дәвамында (2005 елдан башлап) 8-16 катлы якынча 20 йорт төзелгән. Бүгенгә торак комплекс төзелешенең 80 % ы төгәлләнгән, 2009 елда соңгы йортны файдалануга тапшыру күздә тотыла. Гомуми торак мәйданы 180 меңнән артык квадрат метр тәшкил итәчәк.
Тантанада катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры түбәндәгеләрне искәртте: “Казан XXI гасыр” комплексын проектлаштыру стадиясендә үк бөтен социаль инфраструктура – ишегалларындагы балалар мәйданчыклары, мәктәп, балалар бакчалары, шифаханәләр, балалар ял үзәге алдан исәпкә алынган була, ә йортларның беренче катлары офислар урнаштыруга бүлеп калдырыла“ – диде Рөстәм Миңнеханов. - Идеясен Фоат Комаров (хәзер Россия Дәүләт думасы депутаты) тәкъдим итте, ә алга таба аны “Ак Барс” банкы тормышка ашырды һәм ахырынача җиткерде”.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, “Казан XXI гасыр” комплексы киләчәктә үсә барачак. Ул шулай ук: “(“Ак Барс” банкы) һәм республика Хөкүмәтенең ярдәменнән башка мондый комплексны төзү авыр булыр иде”, - дип билгеләп узды. Моннан тыш, проект федераль максатчан “Торак” программасына кертелгән була, бу аңа инженерлык инфраструктурасы төзелешенә бирелә торган кредитлар буенча процент ставкаларына субсидияләр рәвешендә федераль бюджеттан финанс ярдәме алу мөмкинлеге дә бирә.
Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов үзенең чыгышында Казанның “аерым бер ноктадагы төзелеш” дип атала торган нәрсәдән баш тартуы турында әйтеп китте. “Киләчәк – комплекслы төзелеш артында, - диде ул, - бу очракта проектта кешеләр яши торган зонада мәктәп, балалар бакчалары, берничә адымда гына, ягъни якын урнашкан кибетләр төзү алдан ук уйланыла”.
“Ак Барс Банк” ААҖ Директорлар советы рәисе Роберт Мусин “Казан XXI гасыр” комплексының идарә компаниясенә, ишегалларны җыештыру өчен, мини-трактор бүләк итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов проектта катнашкан проектчы, төзүче һәм инженерларга осталык һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әмере).
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов Казан башкарма комитеты җитәкчесенең комплекслы төзелеш турындагы сүзен дә хуплады. “Аерым бер ноктадагы төзелеш һәрвакытта да гражданнарның мәнфәгатьләрен исәпкә алмый, - дип ассызыклап китте Татарстан Республикасы Премьер-министры. - Әйе, шәһәрдә төзелеп бетмәгән мәйданчыклар бар, ләкин күпчелек очракта бу тәҗрибәне ташларга кирәк. Шәһәргә скверлар, ял итү урыннары күбрәк кирәк”.
Ул шулай ук бүгенге көндә дәүләт инвесторларга социаль инфраструктура объектларын төзүдә ярдәм күрсәтергә тиеш дип саный.
“Тизрәк акча эшләп алу өчен генә түгел, ә озакка килүче эре инвесторларга балалар бакчалары, мәктәпләр төзүдә ярдәм күрсәтергә кирәк, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Микрорайонда социаль инфраструктура объектлары булу тормыш шартларын яхшырта, димәк, торак йортларны капиталлаштыруны арттыра. Шулай итеп, мәктәпләр төзү дә инвестор өчен табышлы булып чыга”.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанда комплекслы төзелеш проектларының Яр Чаллы, Казанда (Спартак урамы тирәсендә), республиканың башка районнарында гамәлгә ашырылуын әйтеп узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте