“Татнефтехиминвестхолдинг”та перспектив проектлар каралды

25.08.2008

Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвестхолдинг” ААҖ нең Директорлар советы утырышы булды.
“Татнефть” төркеме тарафыннан, иң беренче булып, каркас һәм брекерында металлокорд булган йөк автомобильләре һәм автобус радиаль шиннарын җитештерү проектын гамәлгә ашыруның барышы турындагы мәсьәлә каралды. “Түбән Кама тоташ металлокордлы шиннар заводы” ҖЧҖ директоры Әнвәр Вахитов хәбәр иткәнчә, проект 2007 елның сентябрендә башланып киткән. Инвесторы – “Татнефть” ААҖ. Тоташ металлокордлы шиннарны дөньякүләм җитештерүчеләр белән тиешле технология, җиһазлар алу һәм проектны алып бару мәсьәләсе буенча сөйләшүләр нәтиҗәсендә, “Континенталь” фирмасы сайлап алынды.
Фаразлауга караганда, тоташ металлокордлы йөк автомобильләре шиннарының Россия базары гына да 2010 елга 2,6 млн. данә тәшкил итәчәк. Әнвәр Вахитов сүзләренә караганда, Түбән Камада төзелә торган завод 2011 елда шундый 1,2 млн. шин җитештерергә сәләтле булган проект егәрлегенә чыгарга тиеш. Шуның белән беррәттән, эш графигыннан артта калу (моны эшче көчләр җитмәү белән аңлаталар) Рөстәм Миңнехановны борчуга салды. Премьер, төзелешкә квалификацияле кадрларны җәлеп итү өчен, өстәмә мөмкинлекләр табарга кушты. “Сүз Россия базарында сорала торган продукция турында бара, һәм без монда беренче була алабыз”, - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Казандагы “НИИНефтепромхим” ААҖ генераль директоры Николай Лебедев үзебездәге тиңе булмаган эшләнмә - берьеллык үсемлекләрдән целлюлоза алу технологиясе турында сөйләде. Өстенлекләре арасында экологиягә зыяны булмау һәм аны җитештерүнең энергияне күп сарыф итмәве аталды. Татарстанда, аерым алганда, Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты потенциаль кулланучы була алыр иде. Рөстәм Миңнеханов, нигездә, проектны хуплады һәм, аны гамәлгә ашыру өчен, чимал һәм әзер продукция базарына эксперт тикшеренүләре үткәрергә кушты.
Нефть чыгару өчен кирәкле насос җиһазын камилләштерү турында “РАМ” ҖЧҖ нең (Мәскәү өлкәсенең Юбилейный шәһәре) техник директоры Анатолий Пономарев сөйләде. Тәкъдим ителгән эшләнмәләр белән “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов кызыксынды. Бу мәсьәләне Татарстан компанияләре белгечләре дәрәҗәсендә җентекләп өйрәнергә карар ителде.
“Татнефтехиминвестхолдинг” ның генераль директоры Рафинат Яруллин үтә молекуляр полиэтиленны конструкцион материал буларак куллану турында сөйләде. Монда нанокристаллы, үтә югары молекуляр, бик чыдам полиэтилен сүс белән ныгытылган җиңел композицион материал турында сүз бара. Бу материалдан, аерым алганда, бронежилетлар ясала ала. Җыелышта бу перспектив юнәлештәге эшне дәвам итү турында карар кабул ителде.
"Татар-Информ"