“Алабуга” махсус икътисади зонасында ISUZU коммерцияле автомобильләрен җитештерү буенча конвейер җибәрелде
25.08.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Соллерс-ИСУЗУ” (Sollers – ISUZU) берләштерелгән предприятиесендә ISUZU йөк автомобильләрен җитештерү буенча конвейерны җибәрү тантанасында катнашты.
Тантаналы чарада шулай ук ISUZU компаниясе президенты Сусуми Хосои әфәнде һәм “Соллерс” ААҖ генераль директоры Вадим Швецов та бар иде.
Конвейерны җибәрү тантанасын ачып, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов проектның уңышка ирешүенә шикләнмәвен әйтте һәм ISUZU йөк автомобильләрен җитештерүгә һәртөрле ярдәм күрсәтүне гарантияләде. “Соллерс” компаниясен Татарстан Республикасы Премьер-министры ышанычлы партнер буларак бәяләде һәм проектка уңышлар теләде.
“Соллерс” ААҖ генераль директоры Вадим Швецов яңа завод төзелешенең коммерцияле йөк автомобильләре җыю белән бер үк вакытта баруын әйтеп узды һәм “Соллерс-Исузу” берләштерелгән предприятиесе коллективына хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә проектка, йөк автомобильләренең барлык модельләрен үзләштерү өчен, ISUZU компаниясе инженерларының техник ярдәме кирәк.
Вадим Швецов сүзләренә караганда, киләчәктә “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә җыелган йөк автомобильләре Россиядә генә түгел, чит илләргә дә сатылачак.
Яңа конвейерның егәрлекләре елга 25 мең йөк автомобиле җитештерүгә исәпләнгән. Бу “Алабуга” махсус икътисади зонасында ISUZU коммерцияле автомобильләрен җитештерү темпларын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Шуны да искәртик: элегрәк ISUZU йөк автомобильләрен чыгару проекты кысаларында йөк автомобильләрен җыю урында барды (проект “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә 2008 елның февралендә старт алды).
Бүген шулай ук яңа, исәп буенча икенче булган ISUZU - NLR85 йөк автомобильләре чыгарыла башлады. Әлеге коммерцияле җиңел автомобиль азгабаритлы, ләкин авыр йөкләрне кысан шәһәр шартларында ташу мәсьәләләрен чишү максатыннан чыгарылган. Яңа модельнең бәясе – 730 мең сум. Ел ахырына кадәр якынча 600-700 ISUZU - NLR85 яңа модель йөк автомобиле җыю күздә тотыла.
2008 ел ахырына кадәр “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә барлыгы 7 меңнән дә ким булмаган ISUZU NQR 75 һәм NLR85 коммерцияле автомобильләре җитештерү планлаштырыла.
Журналистларга “Соллерс” компаниясенең сату эшләре буенча директоры Сергей Павленко хәбәр иткәнчә, җитештерү егәрлекләренә (елга 25 мең йөк автомобиле) 2010 елга чыгу планлаштырыла. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Россиядә ISUZU автомобильләренең җиңел сериясе буенча дилерлар булган якынча 50 компания (ел ахырына кадәр челтәрне 65 компания-дилерга хәтле җиткерү планлаштырыла һәм “авыр” модельләрдә специальләшкән 20 дилер эшли.
Автомобильләрне Россиядән тыш сату турындагы сорауга җавап биреп, Сергей Павленко: “Хәзер ISUZU йөк автомобильләрен БДБ илләренә чыгару мөмкинлеге турында фикер алышу бара”, - диде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте