“Татнефть” Директорлар советы 2008 елның беренче яртыеллыгы буена Компаниянең эш нәтиҗәләре турында фикер алышты

25.08.2008

25 нче августта Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булып узды.
Директорлар советы җиде ай буена “Татнефть” ААҖ нең бюджетны үтәү нәтиҗәләрен карады һәм агымдагы елның сентябренә бюджетны раслады. Агымдагы елның 6 ае дәвамында “Татнефть” ААҖ нең нефть чыга торган урыннарында 13,8 млн. тоннадан артык нефть чыгарылган, бу 2007 елның шушы ук чор күрсәткечләре белән чагыштырганда 0,7 тапкыр күбрәк. Пластларның нефть бирүен арттыруның заманча методларын куллану исәбенә, барлык нефть күләменең якынча 45 % ы чыгарылган. Бергә табыла торган нефть газын чыгару 377 млн.нан артык кубометр тәшкил иткән, бу узган ел күрсәткеченнән 1,6 % ка күбрәк. 160 яңа нефть чыгару скважинасы файдалануга тапшырылган. Ашалчыдагы үтә үзле нефть чыга торган урыннарда горизонталь скважиналарның өченче пары борауланган. Агымдагы елның беренче яртыеллыгы дәвамында нефть чыгарыла торган урынның тәҗрибәи-сәнәгый кишәрлегендә - 6,6 мең тонна, ә эш башлаганнан соң, барлыгы 15 мең тонна үтә үзле нефть чыгарылган. Татарстан Республикасы чигеннән тыш лицензияле кишәрлекләрдә 140 мең тонна нефть чыгарылган, бу 2007 елның беренче яртыеллыгындагы күрсәткечләргә караганда 1,9 тапкыр күбрәк. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 39 млрд. сум чамасы керем алынган (салым салуга кадәр). “Татнефть” ААҖ нең расланган инвестицион программасы нигезендә, хисап чоры вакытында 7 млрд. сумлык капитал салынган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 19 % ка югарырак. Компаниянең финанс тотрыклылыгы күрсәткечләре норматив билгеләмәләргә туры килә. 2008 елның 1 нче июленә булган мәгълүматларга караганда, “Татнефть” ААҖ нең бер генә дәрәҗәдәге бюджетка да бурычы юк. Директорлар советы “Татнефть” ААҖ нең, халыкара финанс хисабын бирү вакытына туры китереп, 2007 елга эш нәтиҗәләре һәм 2009 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген фаразлавы турында фикер алышты. Директорлар советы утырышында шулай ук “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең кайбер башка мәсьәләләре дә каралды.
“Татнефть” ААҖ нең матбугат хезмәте