Әгерҗелеләр шәһәрнең 70 еллыгын бәйрәм итәләр
23.08.2008
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе шәһәренең 70 еллыгына багышланган чараларда катнашты.
Сәфәрдә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, "Әгерҗе муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башлыгы Фәрит Габбасов, “Яр Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы Илдар Халиков, Удмуртия Республикасы хакимияте органнары вәкилләре, “РИТЭК” (Россия ягулык-энергетика инновацион компаниясе) ААҖ генераль директоры Валерий Грайфер, "Ак Барс" банкы ААҖ нең Күзәтү советы рәисе Роберт Мусин озатып йөрде.
Әгерҗе елъязмалар буенча V гасырдан билгеле, 1938 елда аңа шәһәр статусы бирелә, хәзер ул эре тимерьюллар узелы һәм Татарстанның төньяк капкасы. Ул Удмуртия чигендә, Казаннан 304 км ераклыкта республиканың төньяк-көнчыгышындагы Сарапул итәгендә урнашкан.
Әгерҗедәге бәйрәм чаралары бүген матур күренешле урынга урнашкан православие чиркәвен ачу тантанасыннан башланып китте. Чиркәү 2005 елда салына башланган иде, өч ел эчендә мәхәллә кешеләре ярдәме белән һәм спонсорлык акчаларына (“Россия тимер юллары” ААҖ, “Россия ягулык-энергетика инновацион компаниясе” ААҖ) төзелде. Бинаның гомуми мәйданы – 180 кв.м, гомуми кыйммәте – 13,13 млн. сум. Чиркәүдә өлкән поп – Андрей атай.
Аннан соң бәйрәм кунаклары киләчәктә булачак 260 урынлы балалар бакчасы төзелә торган җиргә китеп бардылар. Рөстәм Миңнеханов бина фундаментының беренче нигез ташын салуда катнашты. Бүгенге көндә Әгерҗедә 500 гә якын баланың балалар бакчасына чиратта торуын да билгеләп үтәргә кирәк. 2009 елда тапшырылырга планлаштырылган бакчаның яңа бинасы әлеге проблеманы алып ташлаячак.
“Бүгенге көндә демография безнең илебездә - беренче номерлы мәсьәлә. Әгерҗе балалар бакчасына мохтаҗ һәм бүген шәһәрдә тантаналы вакыйга – яңа балалар бакчасының фундаментына нигез ташын салу. Хәерле юлга!” - дип әйтеп узды тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры. Аның сүзләренә караганда, яңа уңайлы балалар бакчасы төзелешен Татарстан Республикасы Хөкүмәте, “Россия ягулык-энергетика инновацион компаниясе” ААҖ һәм “Татнефть” ААҖ финанслаячак.
Шәһәрнең юбилей көнендә Әгерҗедә сәнгать мәктәбе ачылды. Аның гомуми мәйданы – 756 кв. м, гомуми кыйммәте 2006 ел бәяләре белән – 36 млн. сум. Бинада бию залы, концерт залы, хореография һәм сынлы сәнгать бүлекләре бар (һәр сыйныфта 30 ар бала).
Сәнгать мәктәбе Әгерҗедә 1966 елда ачылган балалар музыка мәктәбенең “кече сеңелесе” булачак. Хәзерге вакытта аның директоры булып, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Гөлчәчәк Сәләхиева тора. Бүгенге көндә балалар музыка мәктәбендә 7 яшьтән 15 яшькә хәтле булган 182 укучы белем ала. Әгерҗе балалар музыка мәктәбе тулы канлы иҗади тормыш алып бара. Анда фортепиано, баян һәм аккордеон, скрипка һәм тынлы инструментлар, домра һәм гитара класслары бар, халык инструментлары оркестры һәм педагоглар ансамбле, вокаль ансамбльләр эшләп килә.
“Бүген без чиркәү ачтык, балалар бакчасына нигез салдык, хәзер 240 бала укыячак сәнгать мәктәбен ачабыз. Бу соңгы елларда бик нык үзгәреш кичергән гүзәл Әгерҗе шәһәренең чәчәк атуы өчен тагын бер адым булачак. Аның потенциалы бик зур. Сезнең барыгызны да әлеге искиткеч мәктәп белән чын күңелдән котлыйм”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәнгать мәктәбенә синтезатор бүләк ителде.
“Татарстан тарихында һәм нефть сәнәгатендә бик күп нәрсәләр Әгерҗе белән бәйләнгән. Россия ягулык-энергетика инновацион компаниясе монда нефть чыгарачак һәм бу - районның икътисади үсеше өчен этәргеч бирәчәк. Ләкин кеше өчен иң мөһиме – күңел халәте, һәм Әгерҗедә чиркәү, сәнгать мәктәбе ачу – болар иң беренче чиратта тора торган эшләр. Без, нефтьчеләр, ике янәшә торучы нәрсәне - культура тәрбиясе һәм дини тәрбияне якларга сүз бирәбез”, - дип билгеләде тантанада “Россия ягулык-энергетика инновацион компаниясе” ААҖ генераль директоры Валерий Грайфер.
Әгерҗенең 70 еллыгына килгән кунаклар чын осталар шәһәренә әйләндерелгән Карл Маркс урамы аша уздылар. Оста куллар стендларда халык промыселы эшләнмәләрен, авыл хуҗалыгы ашамлыкларын һәм хәтта “УАЗ” автомобиле базасында үз куллары белән җыелган багги һәм мини-тракторын да күрсәтеп куйганнар иде.
Бәйрәм чаралары “Локомотив” стадионында дәвам итте. Алар “Ата ягы” (“Отчий край”) театральләштерелгән пролог һәм шәһәрнең эшчеләр коллективлары парады белән башланып китте. Кешеләр колоннасы, трибуналар яныннан үткәндә, күккә Татарстан әләменең төсләрен символлаштыра торган яшел, ак, кызыл һава шарлары очырдылар.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең тәбрикләү хаты укылды. Анда, аерым алганда, шулар әйтелде: “Әгерҗе җирендә элек-электән үк бөтен татар дөньясына туган ягының данын тараткан талантлы, белемле кешеләр яши. Шәһәр белем үзәге һәм милли интеллигенцияне чыныктыру урыны булды. Сез үзегезнең якташларыгыз – Бөек Ватан сугышы геройлары һәм батыр эшчәннәр һәм танылган фән, культура һәм сәнгать эшлеклеләре белән хаклы рәвештә горурлана аласыз. Алар арасында танылган татар әдәбияты классигы Таҗи Гыйззәт аерым урын алып тора. Әгерҗе алга китә һәм үсә Шунысы куанычлы: соңгы елларда производствоның бизнес, төзелеш, азык-төлек һәм урман эшкәртү өлкәләрендә позитив үзгәрешләр бара. Шәһәрдәге кешеләр тормышы дәрәҗәсендә һәм демографик ситуациядә уңай чагылыш таба торган социаль яктан әһәмиятле проектлар тормышка ашырыла”.
“Кадерле дуслар, бүген сезнең алдыгызда яңа зур бурычлар тора. Шәһәрнең чәчәк атуы һәм барлык анда яшәүчеләрнең мул тормышы аларның ничек хәл ителүенә бәйле. Мин ышанам: яңа производстволар төзү, кече бизнесны үстерү, кадрлар потенциалын нәтиҗәле файдалану – бу халыкның тормыш сыйфатын реаль яхшыртуга, шәһәрнең һәм тулаем районның үзенә җитәрлек икътисади тәэмин ителешенә дөрес юл. Бүгенге тантаналы көндә мин сезнең боларга көчегез җитәчәгенә ышаныч белдерергә телим. Әгерҗелеләргә чын күңелдән сәламәтлек һәм гаилә муллыгы, барлык башлангыч эшләрдә уңышлар һәм Татарстан Республикасы байлыгы өчен яңа хезмәт батырлыклары телим”, - диде Әгерҗелеләргә үзенең юлламасында Минтимер Шәймиев.
“Миңа Әгерҗедә яшәүчеләрне шәһәрнең 70 еллык юбилее белән котлау бәхете тиде. Без бу көнгә озак килдек һәм хәзерләндек Безнең шәһәр территориясендә зур үзгәрешләр булды, шәһәрдә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсе үзгәрә. Мин Татарстан Республикасы Президентына һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрына шәһәр һәм районга ярдәм итүләре өчен рәхмәтле“, - дип әйтте тантанадагы тәбрикләү сүзендә Фарит Габбасов.
“Бүген Әгерҗедә зур бәйрәм һәм уңай хисләр бик күп. Соңгы вакытта шәһәрдә һәм районда зур үзгәрешләр булып узды. Без күрәбез: Әгерҗедә балалар кыш көне хоккей уйныйлар – моңа кадәр бу турыда хыяллану да мөмкин түгел иде. Бүген чиркәү һәм сәнгать мәктәбе ачтык. Без сезнең уңышларыгызга һәм шәһәрегезнең шулай үзгәрүенә шатланабыз!” – дип, Рөстәм Миңнеханов Әгерҗедә яшәүчеләрне юбилей белән кайнар котлады.
Әгерҗенең иң яхшы эшчеләренә һәм хезмәт ветераннарына стадионның үзәк сәхнәсендә хөкүмәт бүләкләре, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Әгерҗе муниципаль район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Стадиондагы бәйрәм концерт программасы белән тәмамланды. Хезмәт коллективлары, Әгерҗе яшь талантлары һәм республика вәкилләре “Бәхет ул - туган җиреңдә яшәү, сөю, иҗат итү”, “Мәхәббәт яшәгән шәһәр”, Ул бөек еллар алдында баш иик”, “Балалар - Әгерҗенең горурлыгы”, “Әгерҗе – спорт шәһәре” дигән театральләштерелгән номерлар күрсәттеләр.
"Татар-Информ"