Татарстан Премьер-министры капремонтта катнашучы намуслы подрядчыларны сакларга һәм алар белән өч елга контракт төзү мөмкинлеген карарга киңәш итә

23.08.2008

Бүген республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында алып барылган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы капиталь ремонтның барышын тикшерделәр.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенгә идарә итүче компанияләр һәм йорт милекчеләре ширкәте исәбендә 3,8 млрд. сум яки 2008 елга каралган барлык акча күләменең 90% ы тупланган. Подрядчылар исәбенә 19 млрд. сум акча (45%) күчерелгән. Шул ук вакытта казначылык аша килә торган үтәлгән эшләр актлары буенча 545 млн. сум расланган.
Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга, акчаларның бәясе көннән-көн төшә бару сәбәпле, оешканрак төстә эшләргә киңәш бирде. Татарстан Республикасы Премьер-министрына тапшырылган мәгълүматларга караганда, подрядчыларга акча күчерелмәгән районнар да бар (Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш, Яр Чаллы). Апас һәм Югары Ослан районнарында үтәлгән эшләр актлары Дәүләт торак инспекциясе белән килешенмичә генә түләнгән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнгәнчә, 20 нче августка республикада план буенча 561 йорт тапшырылырга тиеш булган, чынлыкта исә 196 йорт кына тапшырылган. “Мондый сроклар белән без бөтен графикларны өзәчәкбез”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Ул шулай ук җаваплы кешеләргә капиталь ремонтның һәм кулланыла торган төзелеш материалларының сыйфатын күзәтеп торырга киңәш итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикада 2009 елга капиталь ремонт планы төзелү турында да искәртте. Муниципалитетлар киләсе 2009 елга 2171 йортны капремонтка кертүләре турында хәбәр иттеләр. Бүгенге көнгә 1 мең йортка Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан тикшерү үткәрелде.
“Әгәр муниципалитетлар активлык күрсәтмәсәләр һәм тиешле срокка кирәкле документларны хәзерләмәсәләр, акчалар әлеге проблемага җитди караган районнарга күчереләчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, инде бүген республикада 2008 ел программасын үтәгән һәм капиталь ремонт буенча 2009 ел планына күчәргә әзер булган районнар бар.
“Гомумән алганда, республикада капиталь ремонтны үтәү буенча эш начар оештырылмаган, - дип билгеләп узды Татарстан Республикасы Премьер-министры. – Бүген 2008 елдагы капиталь ремонт вакытында үзләрен яхшы яктан күрсәткән намуслы подрядчыларны ничек саклап калу турында уйланырга кирәк”. Ул - намуслы подрядчылар белән, алар эш күләмен бәяли алсын өчен, өч еллык вакытка исәпләнгән килешү төзергә киңәш итте.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин докладында республикадагы капиталь ремонт (“Торак-коммуналь хуҗалыгында үзгәрешләр кертүгә йогынты ясау фонды турында»гы 185 нче номерлы федераль законны гамәлгә ашыру) үткәрү нәтиҗәләре буенча федераль тикшерүнең 15 нче сентябрьгә билгеләнгән булуын хәбәр итте.
Марат Хөснуллин шулай ук капремонтка 1890 торак йортның (планның 89% ы) кертелүе турында искә төшерде. Бүгенгә 196 йортта ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән (торак инспекциясе тарафыннан 150 йорт буенча кабул итеп алу актларына кул куелган). Капиталь ремонтка 130 йорт керми калган.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы 21 нче августка - 561 йорт, ә 1 нче сентябрьгә капиталь ремонттан соң 840 йорт тапшырылачагы турында хәбәр итте.
Ләкин план 31% ка гына үтәлгән, ә ремонт ясалган йортларның 64% ы графиктан калышып бара.
Әйтик, гомумән Татарстан буенча алганда, җылылык системасын ремонтлау буенча – 408 йортта, түбә ремонтлау буенча – 307 йортта, алгы якларын төзекләндерү буенча 323 йортта эшнең графиктан калышуы күзәтелә.
Марат Хөснуллин киңәшмәдә катнашучыларга шулай ук быел җылыту сезонына хәзерлекнең федераль индикаторлар исемлегенә кертелүе, республика җитәкчелеге эшчәнлегенең дә шуңа карап бәяләнәчәге турында искәртте.
Киңәшмә видеоконференцэлемтә режмында үтте, һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Казан башкарма комитетлары һәм башка муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең һәм вәкилләренең капремонт барышы турындагы отчетларын тыңлады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте